“Әхмәдзәки” мәчетендә беренче мәхәллә бәйрәме үтте

22 май 2022 ел 18:25
“Әхмәдзәки” мәчетендә беренче мәхәллә бәйрәме үтте

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан барлык төп чаралар тәмамланганнан соң, бүген, шәүвәл аеның 21нче көнендә, Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә ачылыштан соң беренче тапкыр мәхәллә бәйрәме узды. Әлеге чарада Залесный бистәсендә һәм “Салават Күпере” торак комплексында яшәүчеләр генә түгел, ә бу атнада узган “1100-еллык” тантаналарының хөрмәтле кунаклары да катнашты.

Бәйрәмне хөрмәтләп Карачай-Черкесия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан хәзрәт Аббясов, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Эсмет Эрикан, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм башкалар килде. Яңа мәчеттә кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан казые, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, имам-хатыйб Булат хәзрәт Мөбарәков каршы алды.

Бәйрәм мәчет ишегалдында ачылды. Кунаклар барлык катнашучыларны сәламләделәр һәм Татарстандагы иң матур мәчетләрнең берсе ачылу шатлыгын уртаклаштылар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасының әһәмиятен искә алып уздылар һәм өммәтебезгә, Казан, Татарстан, бар Россия һәм илебездә яшәүче һәр гаиләгә иминлек сорап дога кылдылар.

Мәхәллә бәйрәме рәсми төстә ачылганнан соң, яшь һәм өлкән катнашучылар актив уеннар, күңелле стартлар, конкурсларда көч сынашты, татлы ризыклар, кайнар чәй һәм пылау белән авыз итте.

Мәртәбәле кунакларга исә бу вакытта Камил хәзрәт мәчет һәм аның комплексы буенча экскурсия үткәрде: мәчет әйләнәсен, корбан чалу, мәет юу урыннарын, ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йортын, шулай ук мәчетнең эчке ягын һәм интерьерларын күрсәтте. Мөфти кунакларның аерым игътибарын әлеге мәчет исемен йөрткән күренекле татар дин әһеле һәм мәгърифәтче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин музеена юнәлтте. Ул галимнең Россиянең Баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең остазы булуын билгеләп үтте, кунакларга татар мәгърифәтчесенең шәхси әйберләрен күрсәтте.

Аннары Камил хәзрәт Рушан хәзрәт Аббясов, Исмаил хаҗи Бердыев һәм Айдар Шаһимәрданов белән эшлекле очрашулар үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана