Бүген, шәүвәл аеның 24нче көнендә (25нче майда), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә тарихчы, педагог, фәнни хезмәткәр, тарих фәннәре кандидаты Рәшид Амишов белән очрашты. Очрашу кунагы Татарстан мөселманнары башлыгына үзенең яңа басылып чыккан хезмәтен – “Татар дин галиме Нургали Хәсәнов” дип исемләнгән яңа китабын бүләк итте. Әлеге монографиядә яшь тарихчы тарафыннан күренекле татар мөселман дин әһеле, галим, шәех Нургали Хәсәновның (1852-1919) тормыш юлы, карашлары, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, шәхси сыйфатлары, гаиләсе һәм иҗаты өйрәнелгән, дин галименең китаплары, мәкаләләре бирелгән. Нургали Хәсәнов 30 елдан артык Буа шәһәре мәдрәсәсе белән җитәкчелек иткән, күпләгән шәкертләр тәрбияләгән, күпкырлы дини һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән татар халкы тарихында тирән эз калдырган. Хезмәт тарихчылар тарафыннан рецензияләнгән.
Камил хәзрәт авторны чираттагы фәнни хезмәте басылып чыгу белән тәбрикләде, беренче тапкыр бай тарихи чыганакларга, архив материалларына таянып башкарылган хезмәтне югары бәяләде, татар халкына һәм укучыларга Нургали Хәсәнов мирасын кайтарган тарихчы Рәшид Амишовка рәхмәтен белдерде. Китап Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстан мөселманнары өчен зур бүләк булып тора.
Очрашу барышында Рәшид Амишов Камил хәзрәтне үзенең “XIX гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башындагы Россия империясенең Идел-Кама буендагы мөселман дин әһелләренең көндәлек тормышы” исемле докторлык диссертациясе белән дә таныштырды. Фәнни хезмәт революциягә кадәрге татар имамнарының һәм абыстайларның көндәлек тормышы, эшчәнлеген өйрәнә. Камил хәзрәт яшь галимгә бу зур фәнни эшен уңышлы яклауда хәер догасын кылды.