Сорау: Аллаһны мәхлүкатларның сыйфатлары белән тасвирларга ярыймы? Ни өчен Аллаһ Үзенең мәхлукларына охшый алмый?
Җавап: Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән.
Аллаһы Тәгаләне яратылган мәхлукларны тасвирлаган мәгънәләр белән тасвирларга ярамый, әмма шул ук сүзләр белән тасвирларга мөмкин. Бу хакта имам Әбу Абдуллаһ әл-Куртуби (671 елларда вафат булган) болай дип язган:
لأن الشيئين لا يشتبهان لاشتباه أسمائهما في اللفظ وإنما يشتبهان بأنفسهما أو بمعان مشتبهة فيهما
“Ике әйбер бер-берсенә атамалары охшаш булу аркасында түгел, ә үзләреннән-үзләре яки үзләрендәге мәгънәләр аркасында охшаган” («әл-Әснә фи шәрх әсмәиЛләһи әл-хүснә вә сыфәтихи», с. 8, Мәктәбә әл-Әсрийя, 2005).
Мәсәлән, кешене дә, Аллаһны да «белүче» дип атарга була, бу очракта бер үк сүз кулланыла, әмма белемнең асылы һәм мәгънәсе Аллаһы Тәгаләгә һәм кешегә карата төрлечә килә.
Шуңа күрә имам Әбу Җәгъфәр әт-Тахави (321 елларда вафат булган) үзенең мәшһүр “Гакыйдә”сендә болай дигән:
وَمَنْ وَصَفَ اللَّهَ بِمَعْنًى مِنْ مَعَانِي الْبَشَرِ فَقَدْ كَفَرَ
“Һәм кем дә булса Аллаһны кешеләргә хас булган мәгънәләр белән тасвирласа, шул көферлеккә төшәр”, ди, ягъни, сүзләр белән түгел, нәкъ менә мәгънәләр белән: Аллаһка карата мәхлукларны тасвирлаган мәгънәләрне кулланырга ярамый.
Имам Гомәр Ән-Нәсафи (537 елларда вафат булган) «Гакаид ән-Нәсафийя»дә болай дип яза:
ليس بعرض، ولا جسم، ولا جوهر، ولا مصور، ولا محدود، ولا معدود، ولا متبعض، ولا متجزئ، ولا متناه، ولا يوصف بالماهية، ولا بالكيفية، ولا يتمكن في مكان، ولا يجري عليه زمان، ولا يشبهه شيء، ولا يخرج عن علمه وقدرته شيء
«[Аллаһ] акциденциягә [гәүдә сыйфаты] дә, гәүдәгә дә, субстанциягә дә ия түгел. Аның кыяфәте юк, Ул чикләнмәгән, күпчелеккә ия түгел, кисәкләрдән тормый һәм кисәкләргә бүленми, беркайчан да бетми. Ул [мәхлүкат] кебек сан һәм сыйфат белән бәйле тасвирламалар белән сурәтләнми, урын биләми, вакыт белән бәйле түгел. Бернәрсә дә Аңа охшаш түгел, һәм Аның белемнәре [күзәтчелегеннән] һәм Аның кодрәте [хакимиятеннән] бернәрсә дә чыкмый».
Гакыйдә буенча китапларда әлеге мәгънәләрнең барысын да Аллаһы Тәгаләнең «мүхаләфәтуху лил-хавәдис» (ягъни “яралтылганнардан аермасы” яки “мәхлуклар белән охшаш булмау”) дигән сыйфатына (атрибутларына) кертәләр.
Әмма рациональ күзлектән караганда да – мантыйк ягыннан – Раббыбызның мәхлүкатлар белән бернинди дә уртаклыгы булмавын дәлилләргә мөмкин. Киләсе дәлилне карап китик:
1. Галәмдәге һәр нәрсәнең үзеннән тыш сәбәбе бар (балаларның үз ата-аналарында сәбәпләре бар, детальләрне заводта ясыйлар һәм башкалар);
2. Үзеннән тыш сәбәпкә ия булган әйберләрдән торган галәм үзе дә үзеннән тыш сәбәпкә ия булырга тиеш;
3. Галәм - энергиягә ия булган, вакыт белән урында бар булган материя. Димәк, галәмнең сәбәбе шушы дүрт категориядән тыш булырга тиеш.
Аллаһка охшамаганлык шулай ук хәзерге заман фәнни теорияләр белән дә раслана. Танылган инглиз фәлсәфәчесе, гомеренең ахырында атеизмнан баш тартып, Аллаһка иман китергән Энтони Флю (1923 – 2010) үзенең «Аллаһ бар» дигән китабында, галим Брайан Лефтоу сүзләрен китереп, болай дип яза:
«Нисбәтлелек теориясе буенча, вакыт белән бәйле булган бар нәрсә дә шулай ук киңлек белән дә бәйле. Бу - бары тик дүрт үлчәмле континуум гына. Аллаһ бу киңлектә туры мәгънәдә була алмый. Әгәр Ул киңлектә юк икән икән һәм вакытта булган бөтен нәрсә киңлектә дә бар икән, димәк Ул вакыт эчендә юк».
Һәм Аллаһ яхшырак белүчедер.