Бүген, 26 майда, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Корбан бәйрәме көннәрендә санитар иминлекне тәэмин итү” темасына матбугат очрашуы узды. Журналистлар белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Артур Загидуллин һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин очрашты.
Габделхак Мотыйгуллин хәбәр иткәнчә, Россиянең 31 төбәгендә тилчә авыруы һәм 32 төбәктә бруцеллёз авыруы буенча вәзгыять имин булмау сәбәпле, Татарстанга бу төбәкләрдән вак мөгезле терлекне кертү тыелган. Моннан тыш, Россиянең 30 төбәгендә сарыклар һәм кәҗәләрдәге чәчәк авыруы таралган Габделхак Мотыйгуллин ассызыклап үткәнчә, йогышлы авырулардан вакцина ясалган терлекләр дә республикага кертелергә тиеш түгел. Татарстан Республикасы бу авырулар буенча вәзгыять имин дип санала.
Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары шулай ук республикага башка төбәкләрдән терлек кертүгә карата төп таләпләр турында да сөйләде:
- хайваннар китерелә торган төбәк хайваннарның йогышлы авырулары буенча имин булырга тиеш;
- хайваннар кайтару Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш, моның өчен республикага терлек кертү нияте турында алдан ук рөхсәт сорап гариза җибәрелә;
- читтән кертелә торган терлекләрнең һәр партиясенә бергә теркәп җибәрә торган ветеринария документы рәсмиләштерелергә тиеш;
- чит төбәктән хайваннар кертелгәннән соң район яки шәһәр ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк;
- яңа кайтарылган терлекләр карантин чаралары үтәргә тиеш (карантин вакытында терлекләрдә авыру барлыгы ачыкланырга мөмкин).
Корбан чалу мәйданчыкларында бәйрәм көннәрендә ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. Ит бирергә теләүчеләргә социаль учреждениеләргә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәкләр һәм Ветеринария документларын рәсмиләштерәчәкләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сугым өчен каты өслекле мәйданчыклар булдырыла, биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар һәм кан һәм органик калдыкларны җыю өчен савытлар куела. Шулай ук сугым урыннарында дезинфекция чаралары һәм су җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Г.Мотыйгуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда биологик калдыкларны эшкәртү белән «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә төзелгән бердәнбер «Сәрия Био-Индастрис Волга» заводы шөгыльләнә. Әлеге завод вәкилләре калдыкларны җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Узган ел Казан шәһәрендә генә дә 60 тонна биологик калдык җыелган. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, Татарстанда Корбан бәйрәме, нәкъ менә корбан чалу оешкан төстә һәм системалы рәвештә башкарыла.
Нәзарәтнең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин күзәтчелек органнары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең килешеп эшләвен билгеләп үтеп, аларга корбан чалуны оештыру һәм тәртип саклауда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм хәзрәт быел корбанлыкка чалына торган малның саны арту ихтималы барлыгын хәбәр итте. Фаразларга караганда, Татарстан буенча барлык таләпләргә туры килгән - 51, ә Казанда 18 мәйданчык эшләр дип көтелә. Терлекләрне 9, 10 һәм 11 июль көннәрендә чалырга мөмкин. Иң мөһиме корбанлык сәламәт һәм билгеле бер яшькә җиткән булырга тиеш.