Мөфти Үзбәкстан мөселманнарының Диния Нәзарәте делегациясен кабул итте

30 май 2022 ел 16:28
Мөфти Үзбәкстан мөселманнарының Диния Нәзарәте делегациясен кабул итте

Бүген, шәүвәл аеның 29нчы көнендә (30нчы майда), Нәзарәткә Үзбәкстан мөселманнары Идарәсе рәисе урынбасары Иброһим Иномов җитәкчелегендәге делегация килде. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев, Генераль консуллыкның беренче сәркатибе Азизбек Разаков катнашты.

Очрашуда ике яклап эшлекле багланышларны тормышка ашыру хакында сүз барды. Аерым алганда, Үзбәкстан мөселманнары Идарәсе рәисе урынбасары Иброһим Иномов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан Татарстан Диния Нәзарәте үзенең эшчәнлегендә күченеп килгән үзбәк диаспорасына аерым игътибар бирү мөмкинлеген карауны сорады. Камил хәзрәт үтенечне уңай кабул итте һәм әлеге мәсьәләгә, үзбәк диаспорасы белән чикләнмичә, мигрантлар белән эшчәнлек алып баруга кадәр киңәйтеп карарга тәкъдим итте. Бу өлкәдә җитәкчеләр үзара килешүгә килделәр һәм алга таба Татарстан мәчетләрендә чит илләрдән килгән дин кардәшләр белән очрашулар, дәресләр, вәгазь кичәләре үткәрергә сөйләште.

Казанда яшәүче үзбәк милләте вәкилләре белән беренче шундый очрашуны бүген үк өйлә намазыннан соң Үзбәкстан мөселманнары Идарәсе рәисе урынбасары Иброһим Иномов үткәрде. Ул милләттәшләренә һәм ватандашларына мөрәҗәгать итеп, төрле деструктив, дини экстремистик оешмалардан сакланырга чакырды, имам Бохари һәм аның бай мирасы турында искә төшерде, дини нәсыйхәтләр бирде. Очрашуда 80нән артык кеше катнашты. Иртәгә шундый ук очрашуны Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә үткәрү көтелә. Үзбәкстан Республикасының Казандагы консуллыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 16 меңнән артык үзбәк милләте вәкиле яши. 

Үзбәкстан кунаклары барлык тудырылган мөмкинлекләр өчен Татарстан мөфтиенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашу, уку йортлары эшчәнлеге белән танышу планнары хакында белдерделәр. Алар Нәзарәттә булганда мөфтиятнең эш юнәлешләре белән якыннан танышты, “Хозур ТВ” телеканалы һәм нәшрият басмалары буенча кызыксындырган сорауларын бирде. Очрашу истәлек бүләкләре алмашу белән тәмамланды.

Татарстан мөфтияте Үзбәкстан мөселманнары Идарәсе белән ныклы хезмәттәшлек алып бара. Мисал өчен, 2019 елда Үзбәкстан мөфтияте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән Коръән басмасын 10 мең данә итеп бастырып тараткан иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана