Җәйге каникул чорында мәчетләрдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак. Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнде. Ул үз эченә әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйларны һ.б. үз эченә ала.
Сезнең игътибарыгызга балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан мәчетләренең исемлеген тәкъдим итәбез. Башкалабызда барлыгы 13 мәчеттә җәйге ялларны оештыру ниятләнә. Биредә күрсәтелгән адреслар буенча мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып, язылырга мөмкин. Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән.
№ | Мәчет исеме, адресы | Үткәрелү вакыты | Җаваплы кеше |
"Апанай" мәчете, Каюм Насыйри урамы, 27 | 13.06-25.06 | Нияз хәзрәт | |
"Тынычлык" мәчете, Мелитопольская урамы, 15 | 06.06-17.06 | Марсель хәзрәт | |
"Нур әл-Ислам" мәчете, Муса Бигиев урамы, 36/56 | 13.06-02.07 | Фәнис хәзрәт | |
"Рамазан" мәчете, Окольная урамы, 25Б | 04.06-13.06 | Солтан хәзрәт | |
"Гаилә" мәчете, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 | Малайлар: 06.06-17.06 | Әнвәр хәзрәт | |
"Сәлах" мәчете, Мамадыш тракты, 18 | 06.06-12.06 | Тимергали хәзрәт | |
"Иман нуры" мәчете, Дорожная урамы, 32А, корп. 1, Нагорный торак массивы | Малайлар: 06.06-17.06 | Айбек хәзрәт | |
"Бишбалта" мәчете, Клара Цеткин урамы, 14 | 20.06-03.07 | Илназ хәзрәт | |
"Кыйбла" мәчете, Тынычлык урамы, 5А, Константиновка торак массивы | 06.06-18.06 | 89178800535 | |
"Фәрхәт" мәчете, Яшел аланлык (Зелёная Поляна) урамы, 44» | (вакыты билгеләнә) | Илдар хәзрәт | |
"Өметлеләр" мәчете, 2-я Азинская урамы, 1В | (вакыты билгеләнә) | Алмаз хәзрәт | |
"Бистә нуры" мәчете, Яңа Сосновка торак массивы | (вакыты билгеләнә) | Нәкыйп хәзрәт | |
"Миргазиян" мәчете, Декабристлар урамы, 111 | (вакыты билгеләнә) | Габдрәүф хәзрәт |