2022 нче елның 9 нчы июнендә Казанда «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсенә караган законнарының яңа таләпләре нигезендә югары белем бирү буенча төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыру» дигән Бөтенроссия фәнни-методик семинары узачак. Чараны Россия Федерациясе Ислам мәгарифе советы, Россия ислам институты, «Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе» мәгариф оешмалары ассоциациясе (НОТА), Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды оештыра.
Семинар православие һәм ислам теологиясе экспертларын бердәм федераль мәйданчыкта берләштерәчәк, бу динара диалог кысаларында теологик белем бирүнең көнүзәк проблемаларын һәм мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
9 июньдә узачак семинарның пленар утырышында теология буенча Югары аттестация комиссиясенең Эксперт советы рәисе, Гомумчиркәү аспирантурасы һәм докторантурасының фәнни эшләр буенча проректор Шмонин Д. В.; РИИ һәм КИУ ректоры, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, мөфти урынбасары Мөхәммәтшин Р. М.; Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Дирзизов А. Р.; ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре; Казан православие дини семинариясе җитәкчеләре һәм вәкилләре, Россиянең «теология» юнәлешен гамәлгә ашыручы югары уку йортлары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.
Семинарда катнашучыларга белем бирүдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 20дән артык аккредитацияләнгән эксперты, деканнар, югары уку йортлары һәм дини мәктәпләр теологиясе буенча белем бирү программалары җитәкчеләре, теология кафедралары мөдирләре, шушы юнәлештә эшләүче оешмалар белгечләре җәлеп ителде.
10 июньдә семинар үз эшен дәвам итәчәк. Семинар барышында мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлеген регламентлаучы законнарга үзгәрешләр кертү, югары белемле белгечләрне әзерләү өлкәсенә кагылышлы методик һәм норматив документлар; уку планнарын төзү тәртибе; уку эшләре буенча документларны тутыру кагыйдәләре; белем бирү технологияләрен, шул исәптән дистанцион технологияләрне куллану алымнары һәм ысулларына кагылышлы мәсьәләләр каралачак.
Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия фәнни-методик укыту семинары, җиденче тапкыр оештырылып, Казанда икенче тапкыр узачак.
Семинарның пленар утырышы 2022 елның 9 июнендә «Корстон» кунакханәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 1А («Лермонтов» залы). Башлану вакыты -09:30.
Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 8 июньгә кичке сәгать алтыга кадәр (18:00) дәвам итә. Чарада катнашырга теләүчеләрнең фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, массакүләм мәгълүмат чарасы атамасы турындагы мәгълүматны press-slujbariu@mail.ru электрон почтасына юллавы сорала.
Элемтә өчен телефон: +79274166010 (Илдар Таҗиев, РИИ матбугат хезмәте җитәкчесе).