РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды язгы 2 айда 4 млн 400 мең сумнан артык ярдәм күрсәткән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, фонд эшчәнлегендә катнашучылар һәм аның дуслары хәйриячелек өчен акча биргән.
2 млн. сумнан артык акча ислам фәнен һәм мәгарифен үстерүгә юнәлдерелгән, аның 1,5 млн. сумын Россиянең әйдәп ислам уку йортларының мөгаллимнәре алган.
Татарстан сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен арендалауга һәм карап тотуга 800 мең сум тирәсе акча тотылган.
Рамазан чорында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды күмәк ифтарлар үткәрде.
ТР Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды белән берлектә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтелде.
Тулырак хисап - фотогалереяда.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе матбугат хезмәте.