Бүген, зөлкагдә аеның 25 көнендә, безнең арадан күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ТР Президентының экология буенча киңәшчесе Фатыйх Сәүбан улы Сибагатуллин ахирәткә күчте. Татарстан мөфтияте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән аларга сабырлык һәм көчле иман бирүен, ә Фатыйх абыйның гөнаһларын гафу кылуын, хәерле гамәлләрен кабул итүен сорыйм.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.