Мөфти “Мәскәү-Мәккә” видеокүперендә: “Россиянең иминлеге һәм динебезнең чәчәк атуы өчен дога кылабыз”

06 июль 2022 ел 16:19
Мөфти “Мәскәү-Мәккә” видеокүперендә: “Россиянең иминлеге һәм динебезнең чәчәк атуы өчен дога кылабыз”

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көнендә (6 нчы июльдә), Мәскәүдә “РОССИЯ СЕГОДНЯ” халыкара мәгълүмат агентлыгында хаҗ сезоны башлануга һәм Россиядә Корбан бәйрәмен үткәрүгә багышланган онлайн-конференция узды. Корбан бәйрәме быел 9 нчы июльгә туры киләчәк, ул дингә тугрылыкны, тәкъвалыкны чагылдыра һәм дин кардәшләребезнең Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә хаҗ сәфәре кылу вакытына туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “РОССИЯ СЕГОДНЯ” халыкара мәгълүмат агентлыгы видеокүперләре тарихында беренче тапкыр Мәккә шәһәре дә туры элемтәгә кушылды, анда хәзерге вакытта россиялеләр дөньяның төрле почмакларыннан килгән мөселманнар белән бергә хаҗ гамәлләрен кылырга әзерләнә. Изге Мәккә шәһәреннән Россия мөселманнарын һәм видеокүпердә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, ул хәзерге вакытта изге җирләрдә хаҗ кылу сәфәрендә. Онлайн-конференциядә шулай ук Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов, «Халыкара ислам миссиясе» рәисе Шәфигъ Пшихачев чыгыш ясады. Очрашуны РИА Новости махсус хәбәрчесе Радик Әмиров алып барды.

Катнашучылар видеокүпер барышында 2019 елдан, ягъни пандемия башланганнан соң беренче тапкыр Россия мөселманнары өчен тормышка ашкан хаҗ кылуның үзенчәлекләре һәм аның эчтәлеге турында сөйләделәр, шулай ук Корбан бәйрәме, аның гамәл-гыйбадәтләре, гадәт-йолалары, бәйрәмнең милләтара һәм рухи бердәмлекне ныгытуда әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Моннан тыш, мөфтиләр Россия төбәкләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек барышы белән таныштырдылар.

Мөфти Камил хәзрәт сөйләп үткәнчә, Татарстан мөфтияте, үткән еллардагы кебек үк, Корбан бәйрәмен тулы әзерлек белән каршы ала: республикабызның барлык мәчетләрендә гает намазлары узачак, ә Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан”, “ТНВ Планета” һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак. Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу башлана һәм ул өч көн дәвам итә. Мөфти искәртеп узганча, Татарстанда корбан чалу гамәле кырыкка якын махсус билгеләнгән урында башкарылачак.

Татарстан мөфтие шулай ук Нәзарәт тарафыннан Корбан бәйрәме көннәрендә берничә социаль әһәмиятле чара оештырылачагы турында хәбәр итте. Мисал өчен, Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә корбан итләре таратачак; шәһәрләрдә җәмәгать һәм мәчет каршындагы мәйданчыкларда гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак. Программада – төрле конкурслар, викториналар, эстафеталар, уеннар һәм спорт ярышлары, шулай ук сәүдә нокталары һәм чәй эчү урыннары каралган. Мисал өчен, 10 июльдә Казанда М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан “Корбан Фест” зур гаилә фестивале узачак. Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалар өчен күпьеллык гадәт буенча “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итте. Шулай ук “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме уңаеннан инвалидлар, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр, күп балалы һәм азкеремле гаиләләр, ятимнәр, караучысыз ялгыз калган кешеләр өчен хәйрия ашы уздырачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Мәккәдә үзенең һәм Татарстаннан дин кардәшләребезнең Россия иминлеге һәм илебездә ислам үсеше турында дога кылуларын һәм мөселманнарга ярдәм итүе өчен, Россия Президенты В.В.Путинга һәм Татарстан Президенты Р. Н. Миңнехановка рәхмәт укулары хакында сөйләде.  Билгеле булганча, Р.Миңнеханов  тырышлыгы белән, Россия гражданнарына гомрә, аннан хаҗ кылу мөмкинлеге туды. Камил хәзрәт, имам Бохариның җыентыгындагы хәдискә таянып, “Кәгъбәгә таба хаҗ  тукталмыйча, Кыямәт көне җитмәс”, - дип искә төшерде. Билгеле булганча, быел Россия мөселманнарыннан - 12 меңнән артык, ә Татарстаннан 810 кеше хаҗ кыла.

Камил хәзрәт шулай ук игътибарны Татарстаннан хаҗ кылучыларның физик сәламәтлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән 10 табиб күзәтүенә, ә мораль (рухи) ярдәмне төркем җитәкчеләре – әзерлекле имамнар күрсәтүенә юнәлтте. «Кем Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, талашмаса, гөнаһ кылмаса, анадан туган сыман чип-чиста, гөнаһсыз килеш өенә кайтыр», - диде мөфти, хаҗ кылганда билгеле бер шартларны һәм таләпләрне үтәргә кирәклеген ассызыклап. Аннан соң чыгыш ясаган "Халыкара ислам миссиясе” рәисе Шәфигъ Пшихачев белдергәнчә, һәр кеше күңеле белән хаҗ кылуга әзер булырга тиеш. «Бу башка үлчәүгә карый. Безгең Аллаһы Тәгалә каршына килеп басуыбыз турындагы хис һәрвакыт безне озата барырга тиеш», - диде ул, хаҗ кылганда килеп чыга торган психологик авырлыкларны җиңеллек белән үтәргә өндәп.

Фото: "МИА РОССИЯ СЕГОДНЯ".

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана