Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә (7нче июльдә), иртә таңнан Татарстанның 810 хаҗие кабаттан ихрамга кереп һәм Мәккәдә иртәнге намазны укып, барлык уңайлыклар тудырылган кунакханәләрдән берничә автобуста Мина үзәнлегендәге палатка шәһәрчегенә юнәлде, ул Гарәфәт белән Мәккә җирлеге арасында урнашкан.
Минага килеп җитеп, хаҗилар палаткаларга урнаштылар. Биредә алар, хаҗның төп гамәлләрен башлап җибәреп, вакытларын гыйбадәттә үткәрәчәк, Аллаһны зикер итәчәк, Коръән укыячак һәм Раббыбызга ялварып догалар кылачак.
Иртәгә, Корбан бәйрәме алдыннан, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Хаҗның иң төп гамәлләренең берсе – Гарәфә көне булачак. Шуңа күрә кояш чыкканнан соң хаҗилар автобусларда Минадан Гарәфә үзәнлегенә юл тотачак. Хаҗ кабул булсын өчен, Гарәфәттә көнеңне догалар укып һәм гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Кояш баеганнан соң, хаҗилар төркем-төркем булып Мөздалифә үзәнлегенә күчәчәк, алар төнне ачык һавада алдан билгеләнгән секторларда үткәрәчәк.
Корбан бәйрәме көнендә хаҗилар Мина үзәнлегенә кайтачак һәм Җәмәратка барып таш ату гамәлен башлаячак. Бу гамәлнең тарихы Ибраһим галәйһиссәламгә барып тоташа, аңа Раббыбыз сөекле улын корбан итәргә боера. Корбан чалына торган урынга барганда Иблис берничә мәртәбә Ибраһим галәйһиссәламгә күренә һәм аның күңеленә вәсвәсә сала. Ибраһим галәйһиссәлам котыртучыга таш ата. Әлеге тарихи хәлне искә алып хаҗ кылучы кеше махсус билгеләнгән баганаларга таш атарга тиеш. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, хаҗ кылучылар чәчләрен алдырачак, ихрамнан чыгачак һәм көндәлек киемнәрен киячәк.
Көнкүрештәге кирәк-яраклар Минада чикләнгән. Хаҗилар үзләре белән бары иң кирәкле әйберләрне, дарулар, су һәм ашамлыклар гына алды. Алар өчен шулай ук кайнар ризык каралган. Тулаем алганда, палаткаларда яшәү һәм Мөздалифәдә төн куну хаҗилар өчен сынау булып тора.
Татарстан хаҗиларын 10 табиб озатып йөри, аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Медиклар кирәкле барлык медикаментлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, даруларның гомуми авырлыгы якынча 100 кг. Табибларда глюкометрлар, тонометрлар, пульсоксиметрлар, термометрлар һ.б. кирәкле медицина җиһазлары бар. Медицина җиһазларын Минага алып килгәндә хаҗилар бик теләп ярдәм итте. Медиклар хаҗиларга Минада яшәгән вакытта сәламәтлек саклау чаралары буенча киңәшләрен бирде: салкын су эчмәскә һәм кондиционерлардан чамадан тыш күп файдаланмаска, кулчатырлар кулланырга, ачык һавада уңайлы аяк киеменнән йөрергә.
Татарстаннан килгән барлык хаҗиларның кәефе күтәренке һәм алар үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ кылучылар сынауларга рухи һәм физик яктан әзер. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗын кабул кылсын!