Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегендә гыйбадәт кылуда – алар намазлар, Коръән укый. Гыйбадәтләр арасындагы тәнәфесләрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазьләрен тыңлыйлар.
Мөфти хәзрәт вәгазьләрендә хаҗның өстенлекләре турында сөйли, дин кардәшләребезне хаҗ йолаларын үтәүгә мораль яктан әзерли, Аллаһы Тәгаләгә карата иманны ныгыту, Аннан дога кылып сорау буенча үгет-нәсыйхәтләрен бирә, игътибарны мөселманнарның үзләрен әхлакый яктан тәрбияләүгә юнәлтә һ. б. Мөфтинең һәр дәресе "сорау-җавап" форматында тәмамлана – мөфти Хәнәфи фикһы буенча хаҗ кылуга кагылышлы кайбер нигезләмәләрне аңлата.