Галиев мәчетендә Татарстан Президенты катнашында Корбан бәйрәме узды

09 июль 2022 ел 07:10
Галиев мәчетендә Татарстан Президенты катнашында Корбан бәйрәме узды

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Башкалада төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды. Гает биредә иртәнге 2.30 сәгатьтә Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Ул “Фатиха”, “Әл-Кәһф” сүрәләрен укыды.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды.

Гаеткә Галиев мәчетенә килгән күп санлы мөселманнар арасында шулай ук РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм башкалар бар иде.

03.11 сәгатьтә Илфар хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Вәгазьне тыңлау, мәчеттә барган вакыйгаларны күзәтеп бару мөмкинлегенә, анда булган мөселманнар гына түгел, “ТНВ Татарстан”, “ТНВ Планета” телеканалы вакыйга урыныннан татар һәм рус телләрендә шәрехләр белән турыдан-туры эфир алып барды. Туры эфир шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм “Хозур ТВ”-ның YouTube-каналында да эшләде.

Илфар хәзрәт вәгазен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын укудан башлады. Ул үзенең котлавында: “Үзенең бик борынгы шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләре белән дан тоткан Корбан гаете – республикабызда иң зур һәм иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бөтен Россия күләмендә уздыру белән бәйле рәвештә ул быел аеруча зур тантана төсен ала”, – дип билгеләп үтә.

Алга таба Илфар хәзрәт Хәсәнов бу көннәрдә Изге Мәккә җирләрендә булган милләттәшләребезне искә алды, алар тормышларындагы иң мөһим сәфәрне – хаҗ кыла. Мөфти урынбасары хаҗиларның исән-сау кайтулары өчен дога кылырга чакырды:

“Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән аларның хаҗларын кабул итсен. Ий Раббыбыз, хаҗиларыбызга көч-куәт, догаларында ихласлык бир, Ватаннарына исән-имин әйләнеп кайтуны насыйп кылсаң иде!” – диде хәзрәт.

Аннан соң хәзрәт Корбан бәйрәменең әһәмияте, тарихы һәм мәгънәсе турында сөйләүгә күчте:

– Корбан бәйрәме безгә Раббыбызның сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, Аңа тугрылыгыбызны исбат итәргә мөмкинлек бирә. Аллаһы Тәгаләнең безгә карата рәхмәте һәм яратуы чиксез. Без дә Аңа ихластан гыйбадәт кылырга, Аның әмерләренә буйсынырга, Аның ризалыгы өчен үзебезне һәм малларыбызны корбан итәргә әзер булырга тиеш. Менә шушы ниятләр белән барча мөэмин-мөселманнар Раббыбыз ризалыгы өчен корбан чалырга ашыга. Аннары Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисе китерелде: “Корбанлыкның һәр чәч бөртегеннән сезгә савап языла”.

Гомумән алганда, вәгазь барышында Ибраһим галәйһиссәламнең кешелек дөньясына күпләгән үрнәкләр күрсәтүе телгә алынды. Ул беренче чиратта көчле иман һәм Аллаһыга тугрылык үрнәген күрсәтә. “Аның Раббыбызга мәхәббәте шуның кадәрле көчле була, ул һәр эштә, бернигә карамастан, үз-үзен аямыйча, Аның васыятьләренә таянган һәм Аның сүзләреннән чыкмаган. Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең сынавын үтәп, Аңа үзенең тәкъвалыгын һәм чиксез иманын күрсәтеп, Корбан гаетен уздыруга сәбәп тудыра.

Ибраһим галәйһиссәлам тәүге тапкыр дин турында ачык итеп игълан иткәндә мондый сүзләр әйтә: “Ул әйтте: “Юк! (Мин сезнең белән уен уйнамыйм.) Сезнең Раббыгыз – күкләрнең һәм җирнең Раббысы, Ул аларны юктан бар итте. Мин исә моңа (дәлил күрсәтә алырлык дәрәҗәдә) шаһитлык итүчеләрдәнмен” (әл-Әнбия 21:56).

Илфар хәзрәт Хәсәнов аңлатып узганча, корбан чалуның мәгънәсе – хайванда һәм аның итендә түгел. Аның мәгънәсе – күндәмлек күрсәтүдә, тәкъвалык һәм диндарлыкта. Ел да корбан чалу – Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну ул. Корбан чалып, без Ходайга тугрылыкны күрсәтәбез, аңа гыйбадәт кылабыз, милкебезне аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер икәнен дәлиллибез.

– Аллаһының хикмәте чиксез, газиз кардәшләр! – дип җиткерде хәзрәт. – Малыннан бүлеп чыгарып мохтаҗларга ярдәм итү кешеләр арасындагы аермалыкларны бетерә, алар берләшә, алар арасында кардәшлек-дуслык җепләре ныгый. Мохтаҗлар үзләренең бай күршеләре өчен Аллаһыга дога кыла, байлыгының рәхәтен күрсен, дип тели. Адәм баласы һәрвакыт бар кешегә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үзен фида кылырга әзер булырга тиеш. Шул чакта гына бәрәкәт килер, ике дөнья бәхете җитәр!

“Аллаһы Тəгалə нəфесебезне җиңеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын, барлык яхшы гамәлләребезне кабул итсен, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырсын, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсен!” – дип йомгаклады сүзен мөфти урынбасары.

Вәгазь тыңлаганнан соң, 3.41-дә мөселманнар Илфар хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан Изге Коръән аятьләре укылды һәм дога кылынды. Аннары мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен башкару өчен махсус мәйданчыкларга таралышты, быел республикабызда шундый 40-ка якын урын исәпләнә. Корбан бәйрәме өч көн – 9, 10, 11нче июльдә дәвам итәчәк.

Нәзарәт тарафыннан Корбан бәйрәме көннәрендә берничә социаль әһәмиятле чара оештырылачак. Мисал өчен, Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә корбан итләре таратачак; шәһәрләрдә җәмәгать һәм мәчет каршындагы мәйданчыкларда гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак. Программада – төрле конкурслар, викториналар, эстафеталар, уеннар һәм спорт ярышлары, шулай ук сәүдә нокталары һәм чәй эчү урыннары каралган. Мисал өчен, 10нчы июльдә Казанда М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан “Корбан Фест” зур гаилә фестивале узачак. Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалар өчен күпьеллык гадәт буенча “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итте. Шулай ук “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме уңаеннан инвалидлар, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр, күп балалы һәм азкеремле гаиләләр, ятимнәр, караучысыз ялгыз калган кешеләр өчен хәйрия ашы уздырачак.

Аллаһы Тәгалә барлык изгелекләрне кабул итсен, кылган гыйбадәтләребез өчен әҗерен арттырсын, нəфесебезне җиңеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде.

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана