Казанда мөселман киноклубының яңа сезоны дәвам итә. Кичә, Зөлхиҗҗә аеның 15нче көнендә, чираттагы очрашу узды: яшьләр фильм карау өчен мөфтиятнең конференцияләр залына җыелды. Фильм “фикер йөртүчеләр өчен” өчен дип сайлап алынды, ул тәмамланганнан соң тәэсирләрен уртаклашу өчен бәхәс оештырылды. “Киноклуб”ка 50-гә якын егет һәм кыз килде.
Мөселман киноклубының җәйге сезоны үз эшен сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк һәм яшьләрне яңа кызыклы фильмнар белән сөендерәчәк. Очрашу урыны һәм вакыты – һәр айның икенче һәм дүртенче сишәмбесендә 18.30 сәгатьтә. Киләсе фильмны карау Кабан арты мәчете чатырында узачак. Тулырак мәгълүмат: https://t.me/muslimmol аккаунтында.