Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы ветеран, Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле мәхәллә әгъзасы Гарифуллин Гали Гарифулла улының вафат булуы сәбәпле, аның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Гали Гарифуллин – Бөек Ватан сугышы ветераны, “Элекон” заводының элеккеге мастеры. Смоленск, Сталинград шәһәрләре янында һәм Курск дугасында сугышкан, Украинаны азат итүдә катнашкан. Дан, Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары кавалеры. Тыныч вакытта “Элекон” заводында мастер булып хезмәт куйган, космик сәнәгать өчен радиоаппаратура җитештергән.
Аллаһы Тәгалә Гали абыйга Үзенең рәхмәт-шәфкатен насыйп итсен, гөнаһларын ярлыкасын һәм оҗмах белән бүләкләсен иде. Әмин.
إنا لله وإنا إليه راجعون
“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.