Бүген, 18нче июльдән 19нчы июльгә каршы төндә “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән хаҗ кылган Татарстан мөселманнарының беренче төркеме Казанга кайтты. Бу дин кардәшләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды.
Күркәм гадәт буенча, хаҗиләрне Габдуллы Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якыннары, дуслары, гаилә әһелләре, Диния Нәзарәте җитәкчелеге каршы алды. Рәсми хаҗ операторы вәкилләре белән беррәттән, туган җиргә аяк баскан хаҗиларның хәл-әхвәлләрен, хис кичерешләрен мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та белеште.
Казанга кайту өчен 67 ватандашыбыз 17 июльдә Мәккәдән автобус белән Җиддә шәһәренә килде, аннан Истанбулга барып җитү өчен һәм Истанбулдан Казанга кайту өчен очкычка күчеп утырды. Кызганычка каршы, Җиддәдән Истанбулга очкан вакытта 62 яшьлек хаҗия үзен начар хис итте һәм рейс вакытында аңа гомерен саклап калу өчен “ДУМ РТ Хаҗ”ның табиблары кулдан килгәннең барын да эшләп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте, аннары хаҗияне ашыгыч ярдәм машинасы белән клиникага озату оештырды. Төркия табиблары Казан коллегалары тарафыннан башкарылган ашыгыч ярдәмне югары бәяләде һәм хәлиткеч булды дип атады. Бүгенге көндә ханым Истанбулдагы клиникада дәвалануын дәвам итә, хәле яхшырды.
Шулай итеп, бүген төнлә Казанга 65 хаҗи аяк басты. Алар башкалабызга ТК-427 рейслы “Төрек авиалинияләре” (Turkish Airlines) авиакомпаниясе очкычы белән кайтты.
Быел “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе белән хаҗ кылу бәхетенә ирешкән 810 хаҗиның соңгы төркемнәре “Стандарт” программасы белән 22нче июльдә, “Эконом” программасы белән сәфәр кылучылар 23нче июльдә кайтып җитәчәкләр. Быелгы хаҗ барлыгы 14 төркем җитәкчесе катнашында оештырылды. Аларны Казаннан 20 табиб озата килде. Иң яшь хаҗига 21 яшь булса, иң өлкәненә 64 иде (Согуд Гарәбстанының таләбе буенча, 65 яшьтән өлкәнрәкләр сәфәргә чыга алмады). Быел хаҗ кылу бәхетенә 272 хатын-кыз, 558 ир-ат иреште.
Иң беренче булып туган җиргә әйләнеп кайтучы хаҗилар Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников җитәкчелегендә булды. Алар Казаннан изге җомга көнендә – 1нче июльдә кузгалып киткәннәр иде. Беренче ике төркем хаҗилар арасында күренекле дин эшлеклеләре, абруйлы шәхесләрдән – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгечләре Әбу Яхъя, Нурислам Вәлиулла, Идрисҗан Киемов, шулай РИИ һәм “Мөхәммәдия” мөгаллиме Неккадам Фәйзуллоев, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һ.б. бар.
Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ кылуның олуг гыйбадәт икәнен билгеләп, шушы изге сәфәрнең әһәмиятен дә аңлатып китте: “Хаҗ кылган кеше яңадан туган кебек була: ул үзенең гөнаһ капчыкларын бушата, күңелен чистартып кайта. Хәзер инде хәрәмнән сакланып яшәргә кирәк. Раббыбыз хаҗларны һәм корбаннарны кабул итсен. Аллаһы Тәгалә безгә Аның Җәннәтләрендә бүгенгедәй шат булып очрашырга насыйп әйләсә иде”.
Аннары Татарстанга беренче булып аяк баскан хаҗилар журналистлар белән аралашты. Аларның күпчелеге изге Мәккә-Мәдинә җирләренә беренче тапкыр сәфәр чыкты, шулай ук пандемиядән соң хаҗ сәфәрен көтеп алучыларның да кич-хичерешләре бик күп иде. Хаҗилар бик теләп пандемиядән соң хаҗ сәфәренең үзенчәлекләре, изге җирләрдә узган дәресләр, хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗны башкару һәм аның тәртипләре һ.б. турында сөйләп узды.
Татарстанлылар изге җирләрдә илебез һәм республикабыз иминлеге өчен, һәр эштә бәрәкәт сорап догалар кылды. Хаҗилар туган җиргә әйләнеп кайтып, хис-кичерешләре белән уртаклашканда, беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен белдердерделәр. Хаҗ сәфәрен кылу Россия мөселманнары өчен 2020 елда пандемия башланганнан бирле беренче мөмкинлек булды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең күчмә утырышы кысаларында куйган тырышлыклары нәтиҗәсендә килеп чыкты: мәйданчыкларның берсендә Президент Согуд Гарәбстаны хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Машат белән очрашу вакытында Россия мөселманнары өчен быел гомрә һәм хаҗ кылу мөмкинлекләрен ачуны сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, мәсьәлә уңай хәл ителде. «Спутник V» вакцинасын Согуд Гарәбстанында таныдылар һәм «Спутник V» вакцинасын ясаткан Россия мөселманнарына гомрә кылу, ә аннары хаҗ кылу мөмкинлеген дә бирделәр.