Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе укырга чакыра

20 июль 2022 ел 14:56
Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе укырга чакыра

Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе 2022-2023нче уку елына көндезге бүлеккә егетләрне һәм кызларны белем алырга чакыра. Уку вакыты – 2 ел 10 ай. Шәкертләр сентябрьдән июнь аена кадәр мәдрәсә бинасында яшәп укыйлар. Алар уку дәверендә көн саен өч тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителә. Егетләрнең һәм кызларның уку биналары аерым. 9нчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр, мәдрәсәдә уку белән беррәттән, дөньяви кичке мәктәптә 10, 11, 12нче сыйныфларны укып тәмамлап, БДИ биреп, урта гомуми белем турында аттестат та алып чыгалар. Димәк, мәдрәсәдән соң укуларын алар югары дини яки дөньяви уку йортларында дәвам итә алалар.

Шәкертләр 2нче һәм 3нче курстан соң ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курсларда һәм мәчетләрдә практика үтәләр.

Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаучылар урта һөнәри дини белем алып чыгалар.

Укырга керү өчен түбәндәге документлар кирәк: 1) 3 фото (3x4); 2) белем алу турында документ (оригинал/копия) (диплом/аттестат); 3) паспорт копиясе (беренче бите һәм прописка); 4) ИНН копиясе; 5) СНИЛС копиясе; 6) медицина белешмәсе (форма №086); 7) медполис копиясе; 8) абитуриенттан гариза; 9) мәктәптән (яки соңгы эш урыныннан характеристика); 10) имамнан яки мөхтәсибәттән юллама; 11) балигъ булмаганнардан әти-әниләренең паспорт копияләре.

Кабул итү комиссиясе 14нче августка кадәр Әлмәт шәһәре Үзәк мәчетендә түбәндәге адрес буенча эшли: Ш.Мәрҗани урамы, 82нче йорт.

Белешмәләр өчен телефоннар:

+7-950-948-85-09 (Билал хәзрәт) – ир-атлар бүлеге;

 +7-917-886-61-05 (Алсу ханым) – хатын-кызлар бүлеге

Мәдрәсә адресы:

Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ш.Мәрҗани урамы, 82нче йорт (ир-атлар бүлеге), Волгоградская урамы, 24нче йорт (хатын-кызлар бүлеге).

Абитуриентлар өчен мәктәп 15-20нче август көннәрендә көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана