Абруйлы «Минбар» ислам журналында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Җәһәннәмнең мәңгелеге мәсьәләсенә сөнни дин галимнәренең карашы» дигән яңа фәнни мәкаләсе дөнья күрде. Мәкалә бүгенге көндә актуаль булган дини проблемага, аерым алганда, Тәмугның чиксезлеге турындагы мәсьәләгә багышлана.
Һәр чорда да Җәһәннәмнең кайчан да бер бетәчәген белдергән дин галимнәре булган. Алар Тәмуг газапларының тәмамланачагын, ә Җәһәннәм әһелләренең гафу ителәчәген һәм котылачагын, яисә Җәһәннәмнең үзе белән бергә юкка чыгарылачагын хәбәр иткән. Мондый карашлар аңарчы яшәгән мөселман теологларының бер фикердә булуына (иҗмаг) каршы килә.
Мәкаләдә дин галимнәренең, шул исәптән, Россиядә эшчәнлек алып баручыларының да, бу темага багышланган аерым чыганакларына күзәтү тәкъдим ителә. Шулай ук сөнниләр тоткан исламның Җәһәннәм һәм андагы җәзаның чиксезлеге мәсьәләсенә карата теологик характердагы кайбер аңлатмалар бирелә.