Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды

25 июль 2022 ел 14:09
Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә дәваланучы дин кардәшләребез өчен намаз уку бүлмәсе эшли башлады. Берничә көн элек шул ук хастаханәдә православ динен тотучылар өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачылган иде. Әлеге бүлмәләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү кысаларында булдырылды. Аларны ачу тантанасында хакимият башлыгы Марат Зиатдинов, районның баш табибы Сергей Мишакин, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин, мәхәллә халкы, район үзәк хастаханәсе табиблары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Намаз уку бүлмәсе төзекләндерелгән, келәм җәелгән һәм бүлмә суык вакытта җылытыла. Дин кардәшләребез биредә тыныч урында биш вакыт намаз укый, сәламәтлек сорап дога кыла, дини әдәбият укый ала...

Имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт район хастаханәсе коллективына дин тотучы пациентларга күрсәтелгән игътибар һәм тудырылган шартлар өчен рәхмәтен белдерде. Аннары ул азан әйтте һәм чарага җыелган мөселманнар катнашында дога кылды.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык район хастаханәләрендә дә диярлек намаз уку бүлмәләре бар. Моннан тыш, намаз уку өчен 2 бүлмә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (Чаллы) эшли. Казанда зур медицина учреждениеләрендә шулай ук намаз бүлмәләре бар, болар – МКДЦ, РКБ, ДРКБ, Республика клиник онкология диспансеры, 7-нче поликлиника.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана