Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 27нче көнендә (26нчы июльдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Волгоград өлкәсе мөфтие Ильяс хәзрәт Биктимеров белән эшлекле очрашу үткәрде. Җитәкчеләр үзара хезмәттәшлек, ислам мәгарифен үстерү, дини мирасны саклауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан мөфтие кунакны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә алып барылган төзекләндерү эшләре һәм уку-укыту өчен тудырылган шартлар белән таныштырды. Волгоградта 16 елдан артык мөфти булып эшләүче Ильяс хәзрәт исә төбәктә татар милләтенең яшәеше һәм мөселман оешмалары, дин кардәшләребез белән алып барылган эшчәнлек, борынгы мәчет, татар халкы мәдәниятен саклау юлында куелган хезмәтләр белән таныштырды. Үз чиратында, Волгоград мөфтие ел саен татар дин әһелләре форумында катнашуын белдереп, Татарстан Президентына, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Өлкәдә татар телен яхшы белүче һәм әзерлекле имамнарга ихтыяҗ зур булуын белдереп, ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлегенә шәкерт тәкъдим итте, биш ел дәвамында аның уңышлы белем алуын теләде.
Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылган яңа китапларын бүләк итеп сөендерде.