Өммәт файдасына иң яхшы идеяләр: Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында финанслау һәм гамәлгә ашыру өчен социаль проектларны сайлый башладылар

29 июль 2022 ел 11:10
Өммәт файдасына иң яхшы идеяләр: Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында финанслау һәм гамәлгә ашыру өчен социаль проектларны сайлый башладылар

Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында мөселман яшьләренең Бөтенроссия форумы үз эшен дәвам итә. “1100-еллык форумы”нда чит илләрдән һәм Россиянең төрле почмакларыннан 200гә якын 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша: алар Татарстаннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Оренбург, Екатеринбург, Тубыл һәм Чабаксардан, Кемерово, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән, Самара, Новосибирск, Волгоград, Ижау, Пермь, Уфа, Чиләбе, Первоуральск һәм илебезнең башка шәһәрләрдән, шулай ук Казахстан һәм Мисыр кебек чит илләрдән килде.

Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә уза. Җыенны оештыручылар – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән бергәлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

Җыен программасы 3 төрле чаралардан - тарихи, дини һәм проектлау өлешләреннән тора. Барлык лекцияләр, практикумнар, мастер-класслар, квестлар, экскурсияләр Россиядә Ислам тарихы турындагы белемнәрне киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә, яшьләрнең шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше өчен кирәкле шартлар тудыруга юнәлтелгән. Шулай итеп, бүген форумда катнашучылар үзләренең социаль башлангычларын тәкъдим итә. Алар үзләернең проектларын Россия өммәте ихтыяҗларын исәпкә алып эшләгән.

Яшьләр белән очрашырга һәм аларның проектлары белән якыннан танышып, аларны тормышка ашыру мөмкинлекләренә үз фикерләрен белдерергә эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль эшчәнлек, мөселман мәгарифе өлкәсендә танылу алган белгечләр килде. Алдагы көннәрдә форум кысаларында К(И)ФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җаббарова катнашучыларга социаль эшмәкәрлек законнары, социаль хезмәтнең җәмгыятькә файдасы, аны тормышка ашыруда киң таралган хаталар турында сөйләде, чып-чынлап уңышлы саналырлык проектларны карады, грант алу өчен бәйгеләрдә катнашканда идеяләрне дөрес формалаштырырга өйрәтте. Ә бүген исә форумда катнашып тәҗрибә туплаучы егет-кызлар белән очрашу өчен Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” фонды советы рәисе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов килеп кушылды. Алар алдында шулай ук мөселман яшьләренең идеяләре белән ныклап танышу бурычы тора.

Атна дәвамында белгечләр карамагына 100гә якын социаль башлангыч тәкъдим ителде. Алар арасында: интернет, кино, мәгърифәтчелек, инфраструктура, экология, спорт, хәйриячелек белән бәйле булган, шулай ук хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш өчен атап эшләнгән проектлар бар. Алар арасыннан 17 иң яхшы проект сайлап алынды. Бүген шулардан 3 иң яхшы идея сайлап алыначак һәм акчалата премиягә – проектны гамәлгә ашыру өчен башлангыч капиталга лаек булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү иртәгә Форумның ябылу тантанасы барышында көтелә.

Киләчәктә финанслау һәм гамәлгә ашыру өчен идеяләрне сайлап алу тәҗрибәсе мөселман яшьләре форумы мәйданчыгында беренче тапкыр кулланылуга карамастан, 7 ел дәверендә форумда катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән берничә проект Нәзарәт һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан уңышлы тормышка ашырыла. Мисал өчен, Ислам нигезләрен һәм намаз укырга өйрәнүне максат иткән “Ислам. Беренче адымнар” проекты, Дискуссион клуб, макулатура тапшырудан кергән акчаларны авыру балаларның дәвалануы өчен тапшыруны күздә тоткан “Ак кәгазьгә – яңа тормыш” дип исемләнгән хәйрия акциясен һ.б. атап үтәргә мөмкин.

Форумның төп максаты – җыенда катнашучыларга Идел буенда һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни-танып белү лекцияләре, Болгар җирлегенең истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр аша Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарихы һәм мәдәнияте кыйммәтләрен җиткерү. Форумның төп бурычлары: Россиядә һәм Идел буенда Ислам тарихы турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү; яшьләрнең шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту; ата-бабаларыбыз турында яңа тарихи фактларны белү аша гомумкешелек мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрне үстерү; туристик, туган якны өйрәнү һәм башка эшчәнлеккә җәлеп итү.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана