Бүген, Мөхәррәм аеның 3нче көнендә (1нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис хәзрәт Салихҗан белән күреште. Мөфти мөхтәрәм хәзрәтне 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Очрашу Казанның “Хәтер” мәчетендә бик җылы, уңай мохиттә узды.
Мөфти Камил хәзрәтнең тәбрикләмәсендә, аерым алганда, түбәндәге сүзләр китерелә:
“Сезгә ислам диненең асыл кыйммәтләрен таратуда куйган тырышлыкларыгыз, Ватаныбыз иминлеге өчен кылган бәяләп бетергесез батырлыкларыгыз, милләтебез файдасына китергән игелекләрегез, яшь буында туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләгәнегез өчен шәхсән үземнән, Татарстанның барлык хәзрәтләре һәм Диния Нәзарәте исеменнән ихластан рәхмәт белдерәм!”
Юбиляр үз чиратында олылап зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен Нәзарәткә, мөфти Камил хәзрәткә тирән ихтирам, рәхмәтләрен белдерде. Тормышның ачысын-төчесен, сугыш елы авырлыкларын күргән мөхтәрәм аксакал хәзрәт дини күтәрелеш, мәчетләрне сафка бастыру, мәгариф һ.б. мәсьәләләргә караган хатирәләре, матур истәлекләре белән бүлеште.
Харис Салихҗан (Харис Салихҗан улы Салихов) 1927 елның 30 июлендә Балтач районының Чутай авылында туган. Чутай мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. 1942-1943 елларда Арча педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлый алмый — 1944 елда, 17 яшендә, фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1944-45 елларда аның сугыш юлы Румыния, Венгрия, Чехославакия, Австрия һәм Көнбатыш Украина җирләре аша үтә. Сугыштан соң ул Мәскәү – Рязань тимер юлы милициясе составында Мәскәү шәһәрендә хезмәт итә, соңрак Казанның Совет районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Харис хәзрәт Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары һәм милиция органнарында җинаятьчелек белән көрәштә күрсәткән фидакарьлекләре өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, “Җәмгыяви танылу” орденнары һәм алтмыштан артык медаль белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач ул Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлый һәм ислам кануннары, ислам әхлагы темаларына радио, телевидение, газеталар аша чыгышлар ясый. “Исламның кыскача тарихы” исемле дәреслеге, “Мөселман исемнәре”, “Тукайның исламга мөнәсәбәте”, “Ислам тарихы вә нигезләре” исемле китаплары, “А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре”, “Дин вә фән” исемле монографияләре Харис хәзрәтне әзерлекле ислам белгече буларак танытты. 1999 елда Россия Гуманитар фәннәр академиясе җыелышында фән өлкәсендәге казанышлары өчен Харис Салихҗан академиянең шәрәфле әгъзасы буларак кабул ителде. ТР Президентының 2017 елның 24 апрелендә чыккан Указы белән Харис хәзрәткә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәрәҗәле Дәүләт бүләге бирелде.