Бүген, Мөхәррәм аеның 6нчы көнендә (4нче августта), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Карачай-Черкесс Республикасының милләтләр эшләре, массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат буенча министры Альберт Кумуков белән очрашты. Эшлекле очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакны Нәзарәтнең күпкырлы проектлары, мәгариф, яшьләр сәясәте, нәшрият, аерым алганда “ХозурТВ” мөселман телеканалы эшчәнлеге – аның аудиториясе, географиясе, тапшырулар челтәре һ.б. белән таныштырып узды.
Әңгәмә барышында министр Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр һәм диннәрнең татулыгына һәм хезмәттәшлегенә соклануын белдерде, мөселман инфраструктурасы һәм мәгарифе үсешен югары бәяләде. Камил хәзрәт республикабызда күпбаскычлы мөселман мәгарифе системасы формалашуын ассызыклап, Болгар ислам академиясе ачылганнан соң Татарстан Республикасында дини мәгариф системасы тулысынча формалашып бетте, ул хәзер дүрт баскычтан тора: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия дип, Татарстаннан беркая читкә чыкмыйча ислам докторы дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеге тудырылуын билгеләп үтте.
Алга таба сүз Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырыла торган проектлары, татар дин галимнәре мирасын өйрәнү, аны тарату, халыккка җиткерү һ.б. таныштырып дәвам итте.
Очрашу истәлеге итеп мөфти мөхтәрәм кунакка “Хозур” нәшрияты басмаларын бүләк итте һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа биналарын күрсәтте.
Министр Казанга эш сәфәре барышында “Хозур” нәшрият йортында да булырга өлгерде. Биредә аны нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин 4 ел дәвамында уңышлы эшләүче мөселман телевидениесен гамәлгә кую, тапшырулар яздыру һәм тәрҗемә итү, дини китапларны рецензияләү, бастыру һәм электрон китапханә булдыру турында якыннан сөйләп узды.