Әлеге проект дин кардәшләребең ихтыяҗларыннан чыгып, намаз уку бүлмәләрен ачуга юнәлдерелгән. Тыныч урын намаз уку өчен генә түгел, әни белән бала өчен дә уңайлы булачак.
“Әнсар” хәйрия фонды белән хезмәттәшлектә Әлмәт мөхтәсибәте Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында намаз уку бүлмәсен ачып өлгерде инде. Киләсе адым – автовокзал янында намаз уку бүлмәсен ачуга әзерлек. Юлчылар һәм җирле халык Р.Фәхретдин ур., 41нче йорт адресы буенча урнашкан «Заходи» кием-салым кибете җитәкчелеге биргән урында («Находка» кибете бинасында) намаз укый ала.
Намаз уку бүлмәләренә ихтыяҗ булган урыннар халыкны сораштыру үткәреп билгеләнде. Мисал өчен, андый урыннар арасында медицина учреждениеләре керә.
Мөхтәсибәт бу эштә катнашучы хәйриячеләргә һәм оешмаларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерә.