“Хозур” нәшрияты рус телендә әдәп һәм әхлак буенча зур күләмле хезмәт бастырып чыгарды

15 август 2022 ел 13:51
“Хозур” нәшрияты рус телендә әдәп һәм әхлак буенча зур күләмле хезмәт бастырып чыгарды

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтенә багышланган күләмле уку әсбабын әзерләп бастырды.

Шушы көннәрдә олуг галимнәрнең берсе булган Сайида Ализадэның (үлгән елы: 931/1524) рус телендә “Шир‘ател Ислам. Ислам әхлагы һәм әдәбе” («Шир‘атуль Ислам. Ахляк и адабы Ислама») исемле китабын нәшер итте. Биредә Коръән-Кәрим һәм Расүлебез ﷺ Сөннәте буенча яшәргә омтылган, камиллек юлына талпынган, үзендә Раббыбызга карата эчкерсез ярату хисләрен, тәкъвалык, ихласлылык, сабырлык һәм башка күркәм сыйфатларны тәрбияләргә теләүче мөэмин кешесенә кирәкле булган барлык тәртипләр һәм кагыйдәләр тәфсилләп тасвирланган. Бу китаптагы һәр җөмлә кадерләп сакларга, тормышта дөрес итеп кулланырга тиешле энҗе бөртегенә тиң. Шулай эшләгән очракта, һичшиксез, ул һәркем өчен файдалы булачак.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63.

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана