Мөфти Камил хәзрәт күренекле юрист Руслан Нәгыев белән очрашты

22 август 2022 ел 15:53
Мөфти Камил хәзрәт күренекле юрист Руслан Нәгыев белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 24нче көнендә (22нче августта), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан юристы Руслан Нәгыев белән очрашты. Хәзрәт һәм танылган мөселман адвокаты Россия өммәте тормышындагы соңгы вакыйгалар турында һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча фикер алышты.

Аерым алганда, Руслан Оруджевич мөфтине яңа юридик иҗтимагый оешма – агымдагы елның июлендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлү узган Россия юристларының милли ассоциациясе (НАЮР) белән таныштырды.

Ассоциация Россиядә хокукый культураны тарату һәм хокукый традицияләрне популярлаштыру, гражданнарга һәм юридик затларга күрсәтелә торган юридик хезмәтләрнең сыйфатын арттыру, гаржданнарның, дини һәм милли нисбәткә карамыйча, мәнфәгатьләрен яклау, үз әгъзаларының актив һөнәри эшчәнлеге өчен шартлар тудыру һәм Россия Федерациясендә хокукый дәүләт формалаштыруга ярдәм итү өчен инициатив төркем тарафыннан оештырылды. Кунак Россия юристларының милли ассоциациясе президиумы составына Россия территориясендә «мөселман процессларында» катнашу тәҗрибәсе булган адвокатлар керүе турында сөйләде. Болар – Равил Тугушев, Сәид-Магомед Чапанов, Марат Ашимов. Яңа берләшмәнең президенты итеп Руслан Нагиев үзе сайланган. Россия юристлары милли ассоциациясенең төбәкләрдә вәкиллекләре бар, ассоциациянең штаб-квартирасы Казан шәһәрендә урнашкан. Ассоциациягә, милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә, юристлар керә ала.

Камил хәзрәт Руслан Нәгыевка башлангычлары өчен рәхмәтен белдерде һәм мөселман адвокатларына дин кардәшләрнең хокукларын яклауда Аллаһы Тәгаләнең ярдәме ирешүен теләде. Мөфти шулай ук шәхсән Руслан Нагыевка Татарстан мөфтияте белән аерым хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә күпьеллык хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәтен белдерде.

Хәзрәтнең адвокат белән әңгәмәсе барышында күтәрелгән тагын бер мәсьәлә – төзәтү колонияләрендә хәләл туклану. Мөфти кунакка агымдагы елның февраль аенда Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, мөфти киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов тарафыннан җәза үтүче мөселманнарга сайлап алу өчен төзәтү колонияләрендә итсез меню кертү мәсьәләсен өйрәнелә башлады, дип сөйләде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан төрмәләрендә хәләл ризык белән тәэмин итү Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме көннәрендә гамәлгә ашырылуын хәбәр итте. Бүгенге очрашу барышында Камил хәзрәт һәм Руслан Нәгыев төзәтү учреждениеләрендә әлеге күркәм башлангычны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләрен карадылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана