Бүген, Мөхәррәм аеның 27нче көнендә (25нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов белән очрашты. Җитәкчеләрнең эшлекле очрашуы татар-мөселман традицияләрен саклау, татар телен өйрәтү һәм популярлаштыру, шулай ук татарлар арасында милли-дини үзаңны үстерү өлкәсендә парламент комитеты һәм мөфтиятнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланды. Камил хәзрәт һәм Айрат Ринатович берничә башлангычларны планлаштырдылар һәм уртак эшләр, шул исәптән республика имамнары өчен татар телендә ораторлык осталыгы курсларын оештыру буенча фикер алыштылар.
Татарстан мөфтие ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов белән очрашты
25 август 2022 ел 18:36
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Катар Дәүләтенең иганәләр һәм ислам эшләре министры җитәкчелегендәге делегация белән очрашты
15 май 2024 ел 13:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы