“Ислам. Беренче адымнар” курсларына язылу дәвам итә

12 сентябрь 2022 ел 13:52
“Ислам. Беренче адымнар” курсларына язылу дәвам итә

Диния Нәзарәте намазга һәм динебез нигезләрен өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” курсларына тыңлаучылар җыюның дәвам итүен хәбәр итә. Бүгенге көнгә курсларга 70 кеше теркәлгән. 

Мәктәпнең 10 нчы агымы тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәткән, дин, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен аңлаткан 6 дәрестән гыйбарәт.

«Ислам. Беренче адымнар» курсы 2022 елның 15 октябрендә башлана. Анда 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган ир-атлар һәм хатын-кызлар белем алырга мөмкин. Дәресләр һәр шимбәдә Казанның Галиев мәчетендә иртәнге сәгать 8.00дән көндезге 12.00гә кадәр бара. Шул рәвешле, әлеге мәктәп ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга җае булмаган кешеләр өчен оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, онлайн консультацияләрне тәүлек дәвамында алырга мөмкин.

Әлеге проектта катнашу өчен https://clck.ru/EZQEj сылтамасы буенча кереп теркәлү яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтырату зарур.  «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбендәге укулар – түләүсез. 

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Ун агымда курсларны намаз укырга өйрәнгән 840 кеше тәмамлады. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана