Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды

31 август 2022 ел 17:11
Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды

Бүген, сафәр аеның 4 нче көнендә (31 августта), Әлмәт шәһәренең Агропоселок бистәсендә тантаналы рәвештә “Нурлы” мәчете ачылды. Чараны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәрев ачып җибәрде.  Ул, әлмәтлеләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, Аллаһы Тәгалә йортлары – мәчетләрнең җәмгыятьтәге әһәмиятенә тукталды.

- Бүгенге көндә республикабызда 48 мөхтәсибәттә 1500 мәчет эшләп килә. Әлмәт мөхтәсибәте халыкка ислам динен җиткерү буенча зур эшләр башкара. Яңа ачылган “Нурлы” мәчете дә, әлмәтлеләргә озак еллар хезмәт итеп, гыйлем учагы булып калыр, – дип белдерде Равил хәзрәт.

Чарада мөселманнарны шулай ук Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, "Нурлы" мәчете имамы Мәгсүм хәзрәт Нуртдинов һ.б. котлады. 

Мәгсүм хәзрәт Нуртдинов тантанада катаншучыларны мәчет төзелеше тарихы белән  таныштырды. 2008 елда Габделәзәл хәзрәт Ибраһимов мәчет төзү өчен инициатив төркем булдыра. 2009 елда җир бүленеп бирелеп, 2010 елда мәчет төзелә башлый, төзелешкә Әлмәт халкы һәм меценатлар үз өлешен кертә. 2020 елда манарага ай куелып, мәхәллә халкы әзер бүлмәләргә җәмәгать намазына йөри башлый. Ниһаять, быел мәчет тулысынча төзелеп бетеп, ишекләрен ачты. Ачылыш тантанасы җәмәгать белән өйлә намазы укып, мәчетнең ашханәсендә тантаналы төшке аш белән дәвам итте.

270 кв.метрлы яңа ике катлы мәчет 100 кешегә исәпләнгән. Цоколь өлеше дә булган мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 3 тәһарәтханә, дини дәресләр өчен уку сыйныфлары, фарз заллар, никах уку һәм исем кушу өчен бүлмәләр, имам бүлмәсе бар. Мәчеттә Рамазан аенда ифтарлар уза, газы, суы кергән, электр энергиясе белән тәэмин ителгән, канализация системасы ясалган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана