Быел яңа уку елында Диния Нәзарәтенең “Нур” татар-мөселман мәктәбе бусагасын 70 бала атлап керде. Аларның 14-е – I сыйныф укучысы. Бүгенге көндә мәктәптә 5 башлангыч сыйныф һәм 1 инглиз теле укытучысы, өстәмә белем бирүче 3 белгеч укыта.
1 сентябрь көнне мәктәпкә Белем бәйрәме белән котларга Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин килде. Ул балаларга сәламәтлек, тырышлык, аларның иманлы булуын, зурларны һәрвакыт сөендереп торуын теләп, күчтәнәчләрен тапшырды. Әти-әниләргә һәм мәктәп коллективына нәсыйхәт һәм хәер-фатихасын бирде. "Нур" мәктәбе директоры Гөлчәчәк Габдрахманова да, балаларны сөендереп, бүләкләрен тараткач, әти-әниләр белән бердәм булып эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп булуын әйтте.
Нәзарәтнең Алабуга шәһәрендә татар телендә тәрбия бирүче “Ихсан” мәктәбендә исә бу уку елында 25 укучы белем ала. Беренче сыйныфка 10 бала кабул ителде. “Ихсан”да 4 – башлангыч, 1 – татар теле һәм 1 инглиз теле укытучысы белем бирә.