Бүген, сафәр аеның 10 нчы көнендә (6 сентябрьдә), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты, алар аңа үзләренең теләк-тәкъдимнәре һәм шәхси гозер-үтенечләре белән килде. Нигездә, сораулар татар-мөселман традицияләрен саклау һәм Ислам инфраструктурасын үстерү, шулай ук дини белем алу белән бәйле иде.
Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.