Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан Президенты белән очрашуда катнашты

14 сентябрь 2022 ел 11:13
Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан Президенты белән очрашуда катнашты

Нур-Солтан шәһәрендә Дөнья һәм традицион диннәр лидерларының VII Съезды мәйданчыкларының берсендә Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев Россия мөселманнары Диния Нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Президент аларга Съездның максат-бурычларын тормышка ашыруда теләктәшлек белдергәне өчен рәхмәт белдерде. 

Дәүләт башлыгы шулай ук агымдагы елның февраль аенда Татарстанга кылган эшлекле сәфәреннән калган уңай тәэсирләре белән бүлеште, шулай ук хәзрәтләрне Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 ел  тулу белән тәбрикләде. Аның сүзләренчә, әлеге тарихи вакыйга Татарстан өммәте һәм Россиянең бөтен күпмилләтле халкы өчен зур әһәмияткә ия. 

Касым-Жомарт Токаев VII Съездның катлаулы чорда узуына игътибар итте һәм халыкара җәмгыятьне берләштерүдә динара багланышларның әһәмиятен дә ассызыклады. 

Равил хәзрат Гайнетдин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин Президентка очрашуга чакырганы өчен рәхмәт әйттеләр һәм Съездның югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үттеләр. 

Иртәгә исә Камил хәзрәтнең Мәүлән Әшимбаев - Казахстан Парламенты Сенаты рәисе белән очрашуы көтелә. 

Казахстан Президентының рәсми сайты материаллары файдаланылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана