2011 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Татарстан Республикасы вакфы» фонды оештырыла, ул мәчетләр һәм башка күчемсез милек объектлары, шул исәптән дини билгеләнештәге мәдәни мирас объектлары төзелешен һәм эшчәнлеген билгеле бер системага сала. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан өммәте милке итеп 1592 объект рәсмиләштерелгән. Шуның 84е – дини билгеләнештәге мәдәни мирас объектлары (мәчет биналары, мәдрәсә, имам йорты).
2013 елдан бирде фонд федераль һәм республика әһәмиятендәге 25 мәдәни мирас объектын реставрацияләүдә ярдәм күрсәтте. Алар арасында төзекләндерелгән 21 мәчет (Әҗем, Апанай, Галиев, Зәңгәр), 4 тарихи бина (М.И. Галиев йорты, мөселман балалар приюты бинасы, бертуган Юнысовлар, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Алексеев-Сахаров торак йорты) бар. 2021 елда реставрациядән соң Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Олы Елга авылында борынгы мәчет ачылды, Кукмара районының Мәчкәрә авылында 18 гасыр ахырында төзелгән борынгы мәчеттә төзекләндерү эшләре алып барыла.
2016 елда "Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе" бердәм территориаль комплексы төзү турында карар кабул ителде, аның составына Галиев мәчете, М.И. Галиев йорты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе, тәһарәтханә бинасы керә. Комплекс 2018 елда файдалануга тапшырылды. 2021 елда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе объектлары исәбенә тагын да зурайды.
2021 елда мәдәни мирас объекты булган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында ремонт-реставрация эшләре тәмамланды. 2022 елда мәдрәсә өчен яңа тулай торак һәм административ бина төзелде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1552 мәчет эшләп килә, яңа 64 мәчет төзелә, 63 мәчет тарихи булып исәпләнә.
Моннан тыш, Татарстанда мөселман инфраструктурасын үстерү күрсәткечләренең берсе булып Казан һәм Түбән Кама шәһәрләре сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләре ачу тора. Ике ел дәвамында Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән Казанның – «СуварПлаза», «Тандем», «КазанМолл», «Горки Парк», «Порт», «Караван», «Мега», Түбән Каманың «Рамусмол» сәүдә үзәкләрендә – 8 һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә 1 гыйбадәт бүлмәсе үз ишекләрен ачты.