Казахстанга эшлекле сәфәр барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Парламентның Сенат рәисе Мәүлән Ашимбаев белән күреште. Очрашуда шулай ук РФ мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Казахстанның Россиядәге гадәттәнтыш һәм тулывәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев катнаштылар.
Очрашу барышында җитәкчеләр ислам мәгарифе, дини дәгъвәт, экстремизмга һәм терроризмга каршы тору кеюек мәсьәләләр хакында сөйләште. Шулай ук Россиядә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгын уздыруның әһәмияте хакында да фикер алышынды.