Нәзарәткә 30 ел: Татарстанда 5 ислам финанс продукты эшләнгән

20 сентябрь 2022 ел 10:17
Нәзарәткә 30 ел: Татарстанда 5 ислам финанс продукты эшләнгән

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 2008 елда Татарстан мөселман җәмәгатьчелегенең көнүзәк мәсьәләләре буенча фәтвалар – дини карарлар чыгару өчен оештырылды. Соңгы елларда Голәмәләр шурасы эшчәнлеге, дини мәсьәләләр чикләреннән чыгып, банк, финанс һәм инвестиция базарлары кебек тармаклар үсешендә республиканың икътисади мәнфәгатьләренә кагыла башлады. Әйтик, тикшеренү эшләре һәм Голәмәләр шурасының рәсми бәяләмәләре нәтиҗәсендә соңгы 5 елда Россия күләмендә зур әһәмияткә ия булган 5 ислам финанс инструменты гамәлгә кертелде. Алар:

  • күчемсез милек сатып алу өчен “Ак Барс банк”та өлешләп түләү;
  • “Ак барс капитал”да хәләл инвестицияләү инструменты;
  • “Сахих инвест”та кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта;
  • “Мирас” финанс йортында (ул "Мирбизнесбанк" компаниясе гамәлгә куйган оешма) – автотранспорт, төзелеш материаллары һәм вак көнкүреш техникасы сатып алу өчен мурабаха принцибы буенча өлешләп түләү.

Моннан тыш, «Ак Барс Банк» белән берлектә эшләнгән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланган тагын бер банк продукты – мөселманнар өчен банк карталары гамәлгә кертелергә әзер. Шәригать нормаларына туры килгән дебет картасы эчтәлеге буенча – банкның стандарт карталы продуктларына якын. Ислам нормалары нигезендә, картаның шактый өстенлекләре бар: счеттагы акчага процентлар исәпләнми; клиентларның акчалары аерым счетларда саклана; әлеге счетлардагы акчалар шәригать тарафыннан тыелган эшчәнлекне финанслауга файдаланылмый. Карталар казино һәм теләсә нинди уен һәм лотерея бизнесы хезмәтләре; исерткеч һәм тәмәке сатучы махсус кибетләрдә товар алу өчен каралмаган, шул ук вакытта әлеге чикләүләр продукция сатучы универсаль кибетләргә кагылмый. Бу карта белән барларда һәм төнге клубларда түләп булмый, ләкин чикләүләр рестораннар һәм кафеларга кагылмый.

Финанс продуктларын раслаудан тыш, Голәмәләр шурасы әлеге оешмаларда тышкы аудит та үткәрә: бу финанс оешмаларының һәрберсенә Татарстан мөфтияте күзәтүчеләре – шәригать белгечләре, Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы AAOIFI (Бәһрәйн) сертификатына ия булган Нәзарәтнең ислам финанс экспертлары беркетелгән.

Хәзерге вакытта Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы коммерция килешүләре һәм бурыч турындагы распискаларның үрнәк формаларын әзерли. Мөселман эшмәкәрләре файдалансын өчен бу документларны сайтка урнаштыру көтелә һәм ул ике бизнес-партнер арасында дөньяви арбитраж суд тикшерүләре вакытында юридик көчкә ия булачак.

Бүгенге көндә Голәмәләр шурасында танылган 15 галим эшли, алар арасында 3 ислам фәннәре докторы, 6 фән кандидаты, 2 AAOIFI белгече, 1 Халыкара Голәмәләр шурасы секретаре бар. Голәмәләр шурасы рәисе – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, секретаре –  КИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев.

Шәригать мәсьәләләре буенча халыкка консультация бирү өчен 2019 елда «Даруль ифта» фәтвалар call-үзәге булдырылды, халыктан килгән сораулар буенча аның аша ел саен 10 000ләп дини бәяләмә чыгарыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана