Нәзарәткә 30 ел: социаль челтәрләрдәге дини дәгъват 2,5 млн кешене колачлый

21 сентябрь 2022 ел 10:07
Нәзарәткә 30 ел: социаль челтәрләрдәге дини дәгъват 2,5 млн кешене колачлый

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып дини дәгъват тора, ул төрле ысуллар һәм алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла. Аерым алганда, Татарстан мөфтияте тарафыннан федераль масштабтагы мөселман медиапроектлары булдырылды – "Хозур" нәшрият йортында 6 мөселман мәгърифәтчелек медиапроекты эшләп килә: алар - "Хозур ТВ" телеканалы, "Islam-Today" интернет-порталы, "Азан" радиосы, "Дин вә мәгыйшәт" һәм "Умма" газеталары, “Шура” журналы.

"Хозур ТВ" мөселман телеканалы 2018 елда оештырылып, үз эшчәнлеген татар һәм рус телләрендә алып бара. Телеканал Россиянең 10 төбәгендә: Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Башкортостан, Дагыстан һәм Чувашиядә, Кырымда һәм Севастопольдә, Түбән Новгород һәм Амур өлкәләрендә кабель телевидениесе операторларының тапшырулар челтәренә кертелгән. Шул ук вакытта «Хозур ТВ» аудиториясенең зур өлеше Интернет челтәрендә тупланган: «Хозур ТВ» YouTube-каналына 1 200 000 нән артык кеше язылган. Моннан тыш, «Хозур ТВ" программаларын huzurtv.ru сайтында, App Store яки Google Play бушлай мобиль кушымтасында карарга мөмкин. Тапшырулар исемлегендә үзе  җитештергән программалар, шулай ук читтән кергән нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә корылган һәм балалар өчен программалар бар.

2013 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән яңадан «Шура» журналы һәм «Дин вә мәгыйшәт» газетасы басыла башлый, болар революциягә кадәрге чорда Россиядә татар-мөселман дөньясы тормышында мөһим роль уйнаган басмалар булып тора. Бүгенге көндә "Шура" журналы кварталга бер тапкыр татар телендә махсуслаштырылган альманах форматында чыга, Анда вәгазьләр, мәкаләләр, фәтвалар, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгалар басыла. «Дин вә мәгыйшәт»  газетасы үзен гамәлгә куючылардан килгән традицияләргә тугры калды: ай саен бастырыла, Татарстан мәчетләрендә бушлай таратыла. Рус телле мөселманнар өчен Казанда " Умма "газетасы нәшер ителә.

Шулай ук дини дәгъватны Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре мөселман интернет-порталы саналган "Islam-today.ru" алып бара, аны аена 2 миллионнан артык кеше ачып укый. Шулай ук тәүлегенә 5 мең тыңлаучысы булган "Азан" мөселман радиосы да нәсыйхәт тарата.

Мөфтият тарафыннан дини дагват актив рәвештә социаль челтәрләрдә дә алып барыла. Бүгенге көндә Диния нәзарәтенең һәм аның карамагындагы оешмаларның исламга багышланган һәм рәсми булган 42 тематик аккаунты бар. Бу аккаунтларны 2,5 миллионнан артык кеше укый. Мөфтиятнең мәгърифәтчелек һәм рәсми аккаунтларына язылучылар рус һәм татар телләрендә Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм Татарстан мөселманнары тормышына кагылышлы эксклюзив яңалыкларны белә ала.

Интернет челтәрендәге нәсыйхәт шулай ук ун түләүсез мобиль кушымта рәвешендә дә тәкъдим ителә. Алар – "Куръан”, “Намаз вакытлары”, "Время намаза", радио "Азан", “Хузур ТВ”, “Татар мәдрәсәсе”, “Коръән. Тәфсир”, “Коран. Тафсир”, “Халяль справочник России”, “Без – татарлар”.

Диния нәзарәте дәгъват өлкәсендәге иң уңышлы проектларының берсе -2018 елдан гамәлгә ашырыла торган “Ислам.Беренче адымнар” мәктәбе. Проект исламны өйрәнү юлында беренче адымнарын ясаучылар өчен махсус тормышка ашырыла. 2018 елдан бирле курсларда барлыгы 840 кеше белем алган, намазга баскан. Укыту татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана