Диния нәзарәтенә 30 ел: Татарстанның барлык колонияләрендә мәчетләр эшли

22 сентябрь 2022 ел 09:41
Диния нәзарәтенә 30 ел: Татарстанның барлык колонияләрендә мәчетләр эшли

Хөкем ителүчеләр арасында профилактик эшчәнлек –  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе, ул системалы рәвештә Россия Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе (УФСИН) белән берлектә 2016 елдан бирле алып барыла башлады.

Республикан төзәтү учреждениеләрендә иректән мәхрүм ителгән мөселманнар арасында аңлату эшләре экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Моның өчен бүгенге көндә барлык колонияләрдә, колония-поселениеләрдә һәм өч СИЗОда 12 мәчет һәм намаз уку бүлмәләре бар, аларда махсус әзерләнгән имамнар эшли. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбияләү белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дин белән бәйле сорауларга җавап бирә, Коръәнне өйрәнергә булыша, дини бәйрәмнәр һәм бәйгеләр оештыра. Республика колонияләрендә елына якынча 300 вәгазь укыла. Гомумән алганда, бүгенге көндә 800ләп кеше рухи азык белән тәэмин ителә.

Татарстанның барлык төрмәләрендә дин әһелләре белән очрашулар даими уза. Моннан тыш, хөкем ителгән мөселманнар өчен төп дини бәйрәмнәр: Корбан гаете, Ураза гаете оештырыла, шулай ук никахлар укыла. Рамазан ае һәм Корбан гаете көннәрендә хәләл табыннар оештырыла. Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән килешү нигезендә республика төзәтү учреждениеләренә ифтар вакытында ашый торган хәләл ризыклар: ит, хөрмә, яшелчәләр, дөге, тәм-томнар һәм чәй алып килә. УФСИН учреждениеләрендә ифтарлар оештыру шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында уза. Ел саен ТР мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәменә һәм уразага 1000 кг хөрмә һәм 100 кг чәй, шулай ук Корбанга 180 сарык бүлеп бирә.

Төзәтү колонияләре китапханәләре Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан бастырылган дини әдәбият белән тулыландырыла. Мәсәлән, соңгы 2 елда колонияләргә 532 китап бирелде, алар арасында «Порядок совершения намаза”, “Болезни нафса и пути их излечения”, “Муаллим сани”, “Авыр вакытта укыла торган догалар”, “Коран. Казан басмасы”, “Калям Шариф. Перевод смыслов”, “Ураза. Правила соблюдения”, “Расскажи мне об Исламе” һ.б. китаплар бар.


 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана