Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 1 нче көнендә (27 сентябрьдә), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты, алар аңа үзләренең теләк-тәкъдимнәре һәм шәхси гозер-үтенечләре белән килде. Нигездә, очрашуга килүчеләр “Кол Шәриф” мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышланган күргәзмә оештыру, яңа дизайнда мәчетләргә келәмнәр (ковролин) тәкъдим итү,“Тәртип” радиосында дини тапшыруларны дәвам итү, киләчәккә планнар буенча фикер алышты.
Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.