Татарстанда гошер җыеп тарату кампаниясе дәвам итә

30 сентябрь 2022 ел 15:05
Татарстанда гошер җыеп тарату кампаниясе дәвам итә

Татарстан Республикасында Диния нәзарәте башлангычы белән гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көнгә мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан 14,5 тонна гошер таратылды. “Зәкят” хәйрия фондына гошер сәдакасын - бәрәңге һәм яшелчәләрне - Алексеевск, Арча, Әлки, Әтнә, Балтач, Питрәч һәм Чирмешән районнары туплап китерде.

Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Гадәт буенча, ел саен сентябрьнең соңгы шимбәсе Гошер көне дип игълан ителә. Быел ул 24 сентябрьгә туры килде. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырыла.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды да кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр, керемнәре турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр, шушы ук номерга шалтыратып, сорауларын бирә ала. Гошер шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов идеясе белән яңадан республика мөселманнары дини тормышына кире кайта башлады.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда 577,33 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана