Дагыстанлылар Казанда Мәүлид кичәсен уздырды

03 октябрь 2022 ел 11:11
Дагыстанлылар Казанда Мәүлид кичәсен уздырды

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 6нчы көнендә (2нче октябрьдә), Казан шәһәрендә Татарстан Республикасында яшәүче дагыстан халыклары оештырган Мәүлид ән-Нәби кичәсе үтте. Әлеге чарада шәрәфле кунаклар булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд Надырбегов катнашты. Мәүлид Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты бинасында узды, барлыгы 200-гә якын кеше катнашты.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай хөрмәтенә әлеге чара ел саен уздырыла. Быелгы Мәүлидтә катнашучыларны Дагыстан мөфтияте вәкиле, дин галиме Әхмәд Абдурашидов, Избербаш шәһәре имамнары рәисе Абдулла Сәлимов, Дагыстан Республикасының халык артисты Гамзалов Гамзалав, Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзев чыгышлары сөендерде.

Мәүлид кичәсе дәвамында нәшидләр, вәгазьләр, яшьләр өчен нәсыйхәтләр яңгырады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы һәм үрнәк сыйфатлары турында сөйләде, ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп догалар кылды. Кичәнең иң истә калган мизгеле булып, Пәйгамбәребез ﷺ һәм Мәүлид турында үткәрелгән викторина торды. Уенда катнашучыларга Камил хәзрәт тә сорау бирде. Викторинада татар мөселман яшьләре дә зур активлык күрсәтүе белән аерылып торды.

Мәүлид кичәсен йомгаклап, Дагыстан мөфтие урынбасары ике республика мөселманнары арасында дуслык күпере салганы өчен Камил хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана