Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 7нче көнендә (3нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд Надырбегод җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашуда шулай ук Дагыстан Республикасының Милли сәясәт һәм дин министрлыгы вәкиле Шамил Алиев, Махачкала шәһәренең Шамхал бистәсе имамы Әхмәд Абдурашидов, Избербаш шәһәре имамнары советы рәисе Абдулла Сәлимов катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар Татарстанга эш сәфәре турында сөйләп үтте, аерым алганда кичә Татарстан Республикасында яшәүче дагыстан халыклары оештырган Мәүлид ән-Нәби кичәсеннән хис-кичерешләре белән бүлештеләр. Традиция буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган аен хөрмәтләп, күпләгән кунаклар, дин әһелләре, мөселман яшьләре килде. Әлеге чара дагыстанлыларны берләштерүдә мөһим роль уйнады дип билгеләп үтте оештыручылар. Моннан тыш, аның программасы һәм эчтәлеге елдан-ел баетыла, камилләшә, яңа автор-башкаручылар өстәлә. Быелгы Мәүлид үзенчәлекләреннән – Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзев чыгышларын һәм викторина үткәрелүне әйтеп китәргә мөмкин. Дагыстан мөфтие урынбасары ассызыклап үткәнчә, Мәүлид уңаеннан чараларны Идел буе федераль округының зур шәһәрләрендә уздыру ниятләнә.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы елның Россия мөселманнары өчен истәлекле вакыйгаларга бай булуын искә төшереп, “Ибн Фадлан” нәфис фильмын төшерү тарихы, эчтәлеге һәм уңышлары турында сөйләп үтте, кунакларга әлеге кинокартина язылган флешканы һәм Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан басылган Коръәннәрне бүләк итте. Фильмда 921-922 елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Массакүләм сәхнәләр һәм төрле эпизодлар өчен барлыгы 300дән артык актер җәлеп ителеп катнашты. Фильм өчен 100 тарихи костюм тектерелде, 50 төрле реквизит әзерләнде. Алар арасында кылычлар, калканнар, сөңгеләр, хәрби киемнәр бар. Дагыстанлылар мөфтидән татар халкының бай тарихы, көнкүреше, милли аш-су, киемнәре, батыр образы, кылыч һәм уктан ату осталыгы һ.б. турында сорашты.
Җитәкчеләр киләчәктә дә ике республика арасында элемтәләрне үстерергә өмет белдереп, Дагыстан мөфтияте белән тыгыз хезмәттәшлек алып барганы өчен Камил хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.