“Игелек-Доброта” фондының https://igelek.tatar/ сайтында Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше өчен акча күчерү мөмкинлеге булдырылды. Теләгән һәр кеше әлеге зур мөселман гыйбадәт йорты проектын гамәлгә ашыру өчен сайт аша турыдан-туры үз өлешен кертә яки шунда ук күрсәтелгән банк реквизитлары буенча акча күчерә ала.
Тере (кәгазь) акчаларны сәдака тартмаларына салырга мөмкин, алар “Игелек-Доброта” фонды (Батурин ур., 7А) һәм Татарстан мөфтияте (Габдулла Тукай ур., 38) биналарына куелды.