“Ярдәм – Помощь” гомуммилләт хәйрия фонды “Батырлык-Мужество” дигән проект ачып җибәрде. Бу проект кысаларында, өлешчә мобилизацияга чакырылган ир-атларның гаиләләренә “Ярдәм – Помощь” фондының ашамлыклар кибетеннән ике мең сумлык сертификат белән азык-төлек алу мөмкинлеге бирелә. Бүгенге көндә 108 гаилә шундый сертификатлар белән тәэмин ителде.
Проектны тормышка ашырырга финанс яктан булышырга теләгән кеше “Ярдәм – Помощь” фондына яки “Ярдәм” мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.