Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 16нчы көнендә (12нче октябрьдә), Нәзарәт резиденциясендә шәригать фәннәре докторы, Бәһрәйн Корольлегенең Югары шәригать суды рәисе, шәйх Ибраһим әл-Мурейхи булды. Ул Татарстанга Болгар ислам академиясендә кичә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның докторлык диссертациясен яклау буенча диссертацион совет утырышында катнашу өчен килде. Мөхтәрәм галим хәзрәтнең оппоненты булды, чөнки татар рухи мирас буенча сирәк белгечләрнең берсе һәм «Казан галимнәренең иҗазәтләре» дип исемләнгән 3 томлыкның авторы булып тора. Хезмәт шушы көннәрдә гарәп телендә дөнья күрде.
Кунакны Нәзарәттә каршылап, Камил хәзрәт аңа мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, мөфти, Мурейхи укытучысының укытучысы Галимҗан Баруди имамлык иткән Галиев мәчетенең яңартылган комплексы буенча экскурсия уздырды. Аерым алганда, алар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә алып барылган төзекләндерелгән һәм өстәп салынган биналар карады. Галим Диния Нәзарәте һәм Галиев мәчете комплексы, мәдрәсә эшчәнлегенә соклануын белдерде һәм Камил хәзрәткә әлеге мирасны саклауда тырышлык күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте.