Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 25нче көнендә (21нче октябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Рауза” мәчетендә җомга намазын үткәрде. Әлеге гыйбадәт йорты сентябрь ахырында гына ачылган иде.
Камил хәзрәт Казанның Совет мөхтәсибәтендә яңа эшли башлаган мәчет мәхәлләсе белән очрашты, мәхәлләнең сөенечен бүлешеп изге җомга вәгазен һәм намазны алып барды. Мәчеткә яше-карты, олысы-кечесе – барлыгы 300гә якын кеше җыелды. Мәчет күптән түгел генә эшли башлауга да карамастан, биредә мәхәллә зур эшчәнлек башлап җибәргән, яхшы, тирән белемле белгечләр хезмәткә керешкән. Шундый киң күләмле чараларның берсе – “Ислам дине нигезләре” буенча башлангыч белем курслары ачылган, дәресләрдә Коръәнне тәҗвид белән укырга өйрәнү, фикһ, иман нигезләре, әдәп-әхлак һ.б. өйрәтелә. Мөфти хәзрәт әлеге мәхәлләдә дин дәресләре, яшь буын, балаларны җәлеп итү буенча оештырылган башлангычларны югары бәяләде, биредәге күркәм гамәлләрне күреп сөенүен белдерде.
Җомга вәгазе Пәйгамбәр ﷺ күркәм сыйфатлары һәм Мәүлид аеның фазыйләтләре хакында барды. Камил хәзрәт Аллаһның соңгы Илчесе, безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган айны билгеләп үтү, кадерләүнең мөһимлеген аңлатып, Коръәннән Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә ﷺ әйткән сүзләрне китерде: “Әй, Мөхәммәд, син әйт аларга: Аллаһы Тәгалә безгә бер фазыйләт, бер рәхмәт, бер өстенлек җибәргән булса шуңа мөэминнәр шатлансыннар.” Ягъни Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиешбез. Рәхмәтләр арасында иң олысы, иң зуры нинди ул? Аллаһы Тәгалә “Әнбия” сүрәсенең 107нче аятендә болай дип әйтә: “Ий, Мөхәммәд, сине галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдек”. Димәк ки, рәхмәтләрнең иң олысы – пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүе дип аңлатып үтте мөфти.
Пәйгамбәребездән ﷺ: “Нишләп син дүшәмбе саен ураза тотасың?” – дип сораганнар. Ул әйтә: “Чөнки бу көнне мин дөньяга килгәнмен”. Ягъни нәрсә эшләгән? Һәр дүшәмбе ураза тоткан, бу көнне олылаган. Елга бер тапкыр түгел, атна саен. Ягъни ул үзенең дөньяга килгән көнен ассызыклап үткән. Мәүлидтән хәтта динсезләр дә, кяферләр дә файда күргән. Коръәндә нинди кяферләр, динсезләр турында сүз алып барыла? Фиргавен бар. Мәлгун кешеләр. Алар арасында Әбү Ләхәб дигән кеше дә бар. Әбү Ләхәб турында махсус бер сүрә килә – Раббыбыз аны ләгънәт кыла. Әбү Ләхәб мәңге җәһәннәмдә булачак. Пәйгамбәребез ﷺ бу кешедән бик күп зыян күргән. Ләкин шуңа карамастан, хәдистә Әбү Ләхәб өчен дүшәмбе саен газап җиңеләйтелгән булачак диелә. Нишләп шулай? Чөнки ул пәйгамбәребез ﷺ дөньяга килүенә шатланды. Бу хәбәрне китергән кол Субәйбәне азат итте. Шуның өчен аның дүшәмбе саен газабы җиңел булачак. Динсезләр дә файда күргәч, без – мөэминнәр бу көнне шатлансак, бер-беребезгә нәсыйхәт кылсак, бүләкләр бирешсәк, моның нинди зыяны бар? Без пәйгамбәребезне ﷺ яратып яшибез, аның килүенә шатланабыз.
Вәгазь барышында шулай ук сөннәт кушканча яшәү, гөнаһ-хаталар өчен гафу сорау кирәклеге хакында да сүз барды.
Җомга намазыннан соң ил-көнгә иминлек теләп, мобилизацияләнгән егетләрнең исән-имин гаиләләренә кайтуын сорап дога кылынды.