Бүген, Рабигыль ахыр аеның 1нче көнендә (27нче октябрь), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең оешуына 140 ел тулу уңаеннан фәнни конференция узды. Ул мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы кысаларында үткәрелде. Форум 2011 елдан башлап ел саен Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан оештырыла.
Конференция мәдрәсәнең быел зур юбилей уңаеннан төзелгән яңа корпусында үтте. Шунысы игътибарга лаек: мәйданнар җитешмәү сәбәпле, мәдрәсәдә моңарчы зур фәнни җыеннар уздырылганнары юк иде. Бүгенге фәнни җыен – мәдрәсә тарихында беренче. Чарада мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форум кунаклары, дин әһелләре, ислам белгечләре һәм дөньяви галимнәр катнашты. Алар барысы уку йортында күзгә күренгән уңай үсеш-үзгәрешләрне күреп киттеләр.
Кунаклар һәм галимнәр бертавыштан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең татар халкы тарихында иң абруйлы, билгеле уку йорты булуын, революциягә кадәр татар университеты дәрәҗәсендә эшләвен ассызыклап үттеләр. Конференциядә чыгыш ясаучылар уку йортының үзенең бай традициясе булуын, аның дәрәҗәсе Татарстанда гына түгел, ә бар Россиягә хезмәт итүен билгеләп үттеләр.
Барлык катнашучылар алдында беренче булып әлеге уку йортының җитәкчесе, шушы уку йортын тәмамлап мөфти дәрәҗәсенә ирешкән мөхтәрәм шәхес, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Ул 140 еллык юбилей уңаеннан, кунакларны күркәм залда, иркен биналарда каршыларга шат икәнен белдереп, биредә тормыш кайнарга, мәгърифәт нуры сибелергә, фән алга атларга тиеш дип билгеләп үтте:
– Минем уйлавымча, бу биналарда татар-мөселман дөньясының төп вакыйгалары узарга, моннан милләтебезнең каймагы чыгарга тиеш. Әлбәттә, үз казаныбызда кайнап, моңа ирешеп булмый. Милләтнең йөзек кашы булсын өчен, татар дини-илаһият фикере үзәге булып эшләсен өчен, хәтта ки фәнни мөнбәр булып формалашсын өчен, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе дөнья өчен ачык булырга тиеш. Шуңа күрә, җәмәгать, без бүген үзебездә кунакта абруйлы галимнәрне кабул итәбез. Бүгенге фәнни җыен мәдрәсәне фикерләшү өчен ачып җибәрде, дип кабул итегез, – диде ул.
Дөрестән дә, моңа кадәр “Мөхәммәдия” соңгы елларда, бинасы бик кысырык булганга күрә, фәнни бәхәсләр, фикер алышулар өчен урын җитми иде. Бүгенге конференция әлеге бушлыкны тутырырга ярдәм итте дә: ике сәгать дәвамында Казан, Уфа, Оренбург, Саратов галимнәре һәм дин әһелләре “Мөхәммәдия” һәм башка мәдрәсәләр үсешендәге тарихи процесслар буенча төпле, тирән анализлары, фәнни чыгышлары белән бүлеште, аерым алганда “Мөхәммәдия”, "Иж-Бубый" һәм “Хөсәения” мәдрәсәләре, Галимҗан хәзрәт Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов һ.б. шәхесләрнең киңкырлы эшчәнлеге буенча чыгышлар ясалды. Мисал өчен, ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Х.Фәезханов исемендәге милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гыйбатдинов татар милли мәгарифе тарихында ислам чоры хакында чыгыш ясап, революциягә кадәр мәчет-мәдрәсәләр татар халкын берләштерә торган бердәнбер система булуын, кадими укытуның өстенлекле яклары, татар милләтенең мәгариф, мәгърифәт тарихындагы төп үсеш баскычлары белән таныштырып үтте.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин ассызыклап узганча, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ул татар дөньясы өчен генә түгел, төрки дөнья өчен дә бик мөһим булган уку йорты. “Ул Татарстанда ачылган иң беренче мәдрәсәләрнең берсе. Мәдрәсә зур авторитетка ия, анда укучылар саны да меңнән артык. Без дини мәгариф системасында “Мөхәммәдия”нең әһәмиятен бик югары куябыз. Күреп торабыз: хәзер яңа биналар сафка басты, тулай торак та булды, бүгенге көндә “Мөхәммәдия”гә үзенең традицияләрен дәвам итттерер өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Хәзерге вакытта югары сыйфатлы кадрларны тормышта файдалану мәсьәләсе килеп басты: дини уку йортларының ислам банкингында, хәләл стандартларны эшләүдә катнашуы мөһим. Шуңа мәгариф системасында тар кысалар өчен генә түгел, җәмгыятьтә нинди дини мөмкинлекләр бар – без шунда мөселман белгечләре әзерләргә тиешбез. Ислам инфраструктурасында безнең дини уку йортлары кадрлары катнашырга тиеш һәм без шушы юнәлештә эш алып барабыз”, – диде Рәфикъ хәзрәт.
Галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм шәкертләр катнашында узган Татарстанда һөнәри ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышуда иң төп чыгышларның берсе – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллинныкы булды.
Ул үз чыгышында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – татар халкының йөзек кашы булуын, милләтнең иң батыр, кыю шәхесләрен тәрбияләп чыгаруын әйтеп үтте. Мәдрәсә революциягә кадәр халык өчен 36 ел хезмәт итә – шушы вакыт эчендә бик күп мәгърифәтчеләр, галимнәр әзерләп чыгара. Мәдрәсәнең XX гасыр ахырында яңа тарихы башлана. Ул 1993нче ел белән бәйле: мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов Казанның Ленин ис. Мәдәният йортында ике бүлмә арендалап мәдрәсәнең беренче сыйныфын җыя – барлыгы 30дан артык укучы алына. 1997нче елга кадәр, ягъни мәдрәсә Г.Тукай урамында урнашкан бинага кайтканчы, ул төрле үзенә төрле урыннарны табып яисә арендалап эшчәнлеген алып бара. Хәзерге вакытта мәдрәсәнең 23 чыгарылышы булды – барлыгы 4156 шәкерт белем алып чыкты. Алар арасында: 5 мөфти, 4 мөфти урынбасары, Татарстанда эшли торган 150 мөгаллим-мөгаллимә, 210 имам һәм мөхтәсиб бар. Күрше Башкортстан өчен 120 мөгаллимә әзерләнде. Мәдрәсә 120 уку әсбабы әзерләп чыгарды. 2015нче елда Нәзарәт тарафыннан кабул ителгән бердәм стандартлар нәтиҗәсендә, мәдрәсә тормышында икенче этап башланды: төп фәннәр буенча уку әсбаплары булдырылды, һәр шәкерт китаплар белән тәэмин ителде, шулай ук пандемия чорында дистанцион укыту мөмкинлекләре файдаланылды. Хәзерге вакытта мәдрәсәнең максатларының берсе – шәкерткә ислам гыйлемнәрен алырга ярдәм итә торган гарәп телен камил рәвештә бирү. Хәзерге вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең максаты – тәрбияле, киң карашлы шәхес әзерләү. Төрле елларда мәдрәсәдә Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Мәҗит Гафури кебек татар зыялылары белем алган.