Чаллы мөхтәсибәте махсус хәрби операция өчен мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Шушы көннәрдә мөхтәсибәт тарафыннан Россия ата-аналар комитетлары һәм җәмгыятьләре ассоциациясе иҗтимагый оешмасының Чаллы филиалына 6 коробкага тупланган 72 банка итле ботка белән 144 банка тушенка һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән дога китаплары тапшырылды. Алар барысы да махсус хәрби операция җирлегенә озатылды.
Шушы яхшы гамәлгә кушылып, Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләргә җылы киемнәр, медикаментлар, хәләл коры паек, тушенка һәм аптечка белән ярдәм күрсәтергә теләүчеләр әйберләрен “Нур-Ихлас” мәчетенә китерә алалар.