Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәхрәйн Корольлегенә эшлекле сәфәр кыла. Бирегә ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килде.
Алар «Диннәр арасында диалогның әһәмияте» форумында катнашты. Халыкара мәйданчыкта Рөстәм Нургали улы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе буларак чыгыш ясады. Моннан тыш, мөфти Бәхрәйннең дин галимнәре, шулай ук форумда катнашучылар белән очрашыр дип көтелә.