Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйндә "Әл Әзхар" университеты ректоры шәех Әхмәд әл-Тайеб белән күреште. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Әңгәмә барышында Республика һәм университет арасында хәзмәттәшлек юллары каралды, аерым алганда ислам мәгарифе өлкәсендә. Камил хәзрәт Татарстанда ислам, Коръәнне бастыруның татар традицияләре, мөселман уку йортларының күпбаскычлы системасы, БИА турында сөйләде. Мөфти шулай ук Нәзарәтнең мөселман медиапроектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән дә таныштырды.