12нче ноябрьдә (Рабигыль-ахир аеның 17нче көнендә) Түбән Кама шәһәренең Үзәк “Җәмигъ” мәчетендә “Намаз – бәхет ачкычы” («Намаз – ключ к счастью») проектының 6нчы сезоны башланачак. Ислам нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүче әлеге курсларга хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәренең 50-дән артык кешесе катнашырга теләк белдерде.
“Намаз – бәхет ачкычы” проекты 5 дәрес эчендә ислам диненең асылына төшенергә, намаз укырга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Курсларны Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете укытучылары үткәрә. Дәресләрдә хәзрәтләрнең үзләренә турыдан-туры сораулар биреп, җавап алып, белем эстәргә мөмкинлек тудырыла. Укулар шимбә көннәрендә сәг. 09.00-12.00-гә кадәр татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
“Намаз – бәхет ачкычы” проекты 10нчы декабрьдә төгәлләнәчәк.
15нче октябрьдә Казанда “Ислам. Беренче адымнар” дәрәсләре башланган иде. Анда да мөселманнар намаз укырга өйрәнә һәм ислам нигезләрен үзләштерә.